Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
АВЫЛ

Нурлат районының Егоркино мәктәбендә тормыш гөрли

Барысы да – чаңгыга

Барысы да – чаңгыга

Шул көннәрдә Егоркино мәктәбендә массакүләм чаңгы ярышлары оештырылган. Аны өч этапта үткәргәннәр. Беренчесендә – 2-4, икенчесендә – 5-7, өченчесендә 8-10 сыйныф укучылары көч сынашкан. Ярышлар көндәшлек шартларында узса да, балалар анда көр кәеф белән катнашканнар.

Ә соңыннан барысы да этаплар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне котлаганнар.

***

Кошларга ярдәм иткәннәр

4нче сыйныф укучылары яшьармиячеләрнең “1000000 игелекле эш” акциясенә кушылганнар. Алар кош җимлекләр ясап, аларны мәктәп бакчасында элеп чыкканнар. Һәр эш үзенең оригинальлеге, шул ук вакытта кулайлыгы белән гаҗәпләндергән. “Хәзер кошларга кышкы салкыннар куркыныч түгел”, – диләр яшь осталар.

***

Кызыклы түгәрәкләр

Егоркино мәктәбендә төрле түгәрәкләр эшли һәм укучылар анда бик теләп йөриләр. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Галина Осипова җитәкли торган “Кәгазь эшләнмәләр” түгәрәгендә балалар кәгазьдән төрле фигуралар ясарга өйрәнәләр, бармакларның вак моторикасын камилләштерәләр. Ә “Яшь столяр” (җитәкчесе Валерий Яллин) түгәрәге дәресләрендә балалар үзенчәлекле агач эшләнмәләре ясый.

***

Кәгазь табиблары

2нче сыйныф укучылары мәктәп китапханәсенә фондтагы иске басмаларны реставрацияләргә булышкан. Алар китапларның тышларын яңартып, ертылган битләрен ябыштырып, аларга яңа тормыш бүләк иткәннәр. Хәзер аларның һәркайсы китапларга сакчыл карашта булырга кирәклеген яхшы белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев