Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • “Нурлат сөте” жьмгыяте маллар санын арттыра

    "Нурлат сөте" ОООсының Якты Күл бүлекчәсендә быел терлекләрнең баш саны 120гә арткан.

    Көн әле яктырып кына килә. Ә бүлекчә фермаларында терлекчеләр инде иртәнге савымны төгәлләп, малларны киртәгә саф һавага чыгарырга да өлгергәннәр. Сыер савучылар саву аппаратларын барлык таләпләргә туры килерлек итеп юып, кичке савымга әзерләп куйганнар. Шулай иртәнге савымны 8нче яртыларга төгәлләү өчен таңнан ук - 4тән эшкә киләләр икән биредә эшләүчеләр.
    - Монда килгәнче өйдәге сыерларны да савып калдырырга кирәк бит әле. Иртән 3тә торабыз инде без. Әмма күнеккәч бер нәрсәсе дә юк. Аның каравы, иртәгә икенче сменага гына киләбез. Эш ике сменалы итеп оештырылгач, өйдәге бөтен эшкә өлгерергә була, - ди биредә 27 ел сыер савучы Розалия Сингатуллина. Хәер, биредәге барлык савымчыларның да эш стажлары саллы икән инде. Әнә, Рәзинә Низамованың стажы 30 елдан да артып киткән хәтта. Бу сменада эшләүче Кәримә Фәйзуллина белән Татьяна Трофимованың да тәҗрибәләре зур.
    - Шөкер, читтән кеше эзләп йөргәнебез юк. Бар эшне дә үзебезнекеләр башкара. Берәүне дә өйрәтеп торасы юк, барысы да тәҗрибәле, - ди ферма мөдире Раушат Сәгъдиев.
    Ферма эчләрендә тулы тәртип тә биредә эшләүчеләрнең тырыш хезмәте турында сөйли. "170 баш яшь танабыз бар, 40сы тиздән бозауларга тиеш. Көтүне яңартуга әнә шулай зур игътибар бирелә бездә ", - дип горурланып таналар бүлеген күрсәтә бүлекчәнең ветфельдшеры Ринат Тимербулатов. Әнә шулай, алга карап эш йөртелә хуҗалыкта. Быел сөт блогына сөтне заманча суыту танкы кайтарулары да шуны дәлилли. Тулысынча автоматка көйләнгән әлеге җайланмага сөт үткәргечләр буенча килә, суытыла һәм шланглар буенча машинага төялә. Сыешлыкны юып та торырга кирәкми, бу үзеннән-үзе башкарыла. Бу исә җәйге чорда да, кышын да сөтне сыйфатлы озатырга булыша. Әйтүләренчә, бүлекчәдә сөт күбрәк югары сортлы булып китә икән. Сөт җәмгыятьнең үз сөт заводына вакытында озатылып та бара.
    Кышкыга азык запасын да җитәрлек итеп туплап калганнар бүлекчәдә. Көн саен чөгендер түбе дә кайтарып торалар. Яңа туган бозауларга яфрак азыкны да җитәрлек итеп әзерләп калганнар. Каршыларына коры печән белән бергә акбур, тоз кебек киркле витаминнары да җитәрлек итеп куелган, малларның көр булып үсүен әнә шулай кайгырталар. Гомумән, бүлекчәдә бүгенге көндә 650 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 250се - савым сыерлар. Бар эшне 38 кешелек коллектив башкара. Димәк, бер-берсенә терәлеп үк утырган Якты Күл, Тукай, Иске Иглай авылларында шулкадәр кеше эшле дигән сүз бу. Хезмәт хакын вакытында алып баралар, тоткарлыклар булмый икән. Һәрхәлдә, биредә эшләүчеләр авылда терлекчелек тармагының бетерелмәвенә сөенә-сөенә эшлиләр. Инвесторлары терлекләр тотучы хезмәткәрләренә хезмәт хакы исәбеннән терлек азыгын да, теләгәннәргә онын, шикәр комын бирүне дә кайгырткан. Ә кайгырту булганда эшләү дә рәхәт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: