Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Нурлат тәрбиячеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Алевтина Михайдарова балалар бакчасында 30 ел тәрбияче булып эшли. "Бу һөнәрне сайлаганыма бер дә үкенмим", - ди ул. Алевтина Михайловна балаларны ярата, алар да аңа хөрмәт белән карыйлар. Тәрбиячене бакчаның башка хезмәткәрләре дә, балаларның әти-әниләре дә хөрмәт итә.

Алевтина Михайловна 1983 елда КПУ-2не тәмамлап, хезмәт эшчәнлеген Төрнәстә тәрбияче булып башлый.
- 4 ел бергә эшләү чорында Алевтина Михайдарова үзен яхшы яктан гына күрсәтте, - дип искә ала Төрнәс балалар бакчасы мөдире Тамара Литвинова. - Бездән китеп баруы кызганыч булды, әлбәттә. Әмма без аңа көн саен йөреп эшләве кыен булуын яхшы аңлыйбыз, ара якын түгел бит.
Шуннан бирле Алевтина Михайдарова балалар бакчасында эшли. Ул яхшы тәрбияче булуы өстенә, кайгыртучан әни дә әле. Кызы Юлияне тәрбияләп үстерде, ул Әлмәт икътисад институтын тәамамлап, шул шәһәрдә яшәп клады. Күптән түгел авылда Мәдәният йортына реконструкция ясаганнан соң аның бер канатында балалар бакчасы ачтылар. Биредә балаларга җылы һәм уңай.
- Балалар бакчасы хезмәткәрләре, мөдире һәм тәрбиячеләре авыл җирлеге башлыгы Алия Ахуньяновага һәрчак ярдәм итеп торуы һәм игътибары өчен рәхмәтле, - ди Алевтина Михайдарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат