Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Нурлатның “Ак калфагы” беренче эшен тәкъдим итте

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнен Югары Нурлат бистәсендә "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Без - авыл хатыннары, яки без булганда авыл яши" дигән зур бәйрәм итеп билгеләп үтте.

Бәйрәм программасына 1945-1952 елларда шушы авылда туып, бар гомерләрен биредә үткәргән 33 гүзәл зат сәхнә түрендә хөрмәтләнде. Әлеге программаны "Ак калфак" район иҗтимагый оешмасының беренче эше дип әйтсәк тә ялгыш булмас.
- Иң элек үз эшебезне Югары Нурлаттан башладык, - ди оешма җитәкчесе, бәйрәм чарасының сценарий авторы Фәүзия Мөхәммәтова. - Безнең оешманың төп эше, функциясе дә татар хатын-кызлары белән эшләү бит. Татар авылларының сакланып калуы да, хәзерге көндә гөрләп яшәве дә шул буын гүзәл затларга бәйле. Аларның берсе генә дә бәхет эзләп читкә чыгып китмәде. Шушы авылда эшләде, балалары бакчага, мәктәпкә йөрде. Хәзер әлеге буын лаеклы ялда булса да тормыштан тәм табып яши. Барысы да дин юлында, һәркайсы гөрләтеп үз хуҗалыгын алып бара, хәләл көч белән яши. Нәкъ менә бу буын татар авылының нигезен тотучылар да инде.
Бу көнне сәхнә түренә күтәрелгән һәр хатын-кыз яшьлегенә кайткандай булды. Заманында районда гөрләп эшләп килгән "Дуслык" ансамбле биючеләре Кадрия Нуриева, җырчы Минния Шәфиева ул вакытларны һәркемнең исенә төшерделәр. Ә менә Галия Мусина, Нәфисә Төхвәтуллина, Гөлсирә Мөхәммәтова авылның матур йола-уеннарын барладылар, алай гына түгел, бергәләшеп уйнап та алдылар. Ә бәйрәм чарасы котлаулар, җырлар һәм әлеге буынның яшьлегенә кайту мизгелләре белән дәвам итте. Хатын-кызларны бәйрәм белән котлаган "Татарстан хатын-кызлары" оешмасының җирле советы рәисе Фәридә Сәгыйрова үз чыгышында яңа оешма эшенең озын гомерле булуын теләде.


Реклама


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X