Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Нурлатның сәхнә ветераннары сәхнәдән китәргә ашыкмый

Кормыш авыл мәдәният йортында җыен алдыннан үзешчәннәр концерты бара. Кинәт ут сүнде дә, сәхнәдәге артист кызларыбыз чыгышларын өзәргә мәҗбүр булдылар.

Халык гөрләгән арада сәхнәгә баянчы Сәмигулла Рәхмәтуллин һәм Гомәр Галиуллин чыгып бастылар.
- Безгә ут кирәкми, әйдә, Гомәр абый, сыздырып җибәрик әле! - диде Сәмигулла олы яшьтәге агайга дәртле караш ташлап.
Һәм шул чак Гомәр ага мәдәният йортының зур залын халыкчан моңга тутырып, тирән аһәң белән җыр сузып җибәрде: "Җилфер-җилфер дим-дим..." Халыкның алкышы тынырга өлгермәде, икенче итеп "Аппагым-җанашым"ны башлады. Бар бормаларын барлап, тавыш киңлеге белән сокландырып, күкрәк тутырып җырлады. Әле дә элеккеге күк сәхнәне гөрләтеп йөргән чагы диярсең!
-Минем тавыш бит аэропортта көтү көткәндә җырлап ныгыды, аңа ни булсын,-ди Гомәр абый комплиментка каршы кеткелдәп. Аннан Хафизов исемендәге хуҗалык үзешчәннәре составындагы авыл ансамбленә йөргән чакларын, авыллар буйлап концерт куеп йөргән вакытларын, Казанда, республика радиосына язылуларын, берничә тапкыр Казан телевидениесенә төшүләрен хәтерендә барлап алды.
- Күңелле чаклар иде! Көндез сөт җыям, почта ташыйм, кичен клубка ашыгам. Әллә заманасы шундый иде, әллә яшьлек галәмәте булган - ябырылып йөри иде халык клубка. Хәзер башкача,- дип көрсенеп алды ул чакларны юксынып. Чыннан да, байтактан халык алдында чыгыш ясамаган булган икән инде, Әхмәт авыл җирлеге башлыгы Әнәс Рәхмәтуллин белән район мәдәният бүлеге начальнигы Әлфия Галәветдинова үгетләп тартып чыгарганнар үзен.
-Талант онытылырга тиеш түгел, куандыр әле халыкны,-дигәннәр. Чыннан да, талант онытылырга тиеш түгел. Без дә быел республикада игълан ителгән Мәдәният елы кысаларында газетабызда яңа проект башларга булдык. "Онытырга мөмкин түгел" дип аталган ул проект ниндидер сәбәпләр аркасында сәхнәдән төшеп калган, исеме тоныкланган, әмма моңы ташып торган талантларыбызны барлауны максат итеп куя. Ул проектны җиңел кулдан Гомәр ага Галиуллин турында сөйләүдән башларга булдык. Хәзер инде дин юлында, моңлы тавышы белән азан гына әйткәләгән Гомәр аганың тутыкмас таланты әле күпме тамашачыны сокландырырлык тирән моң, кабатланмас аһәң саклый икән! Ул моң чишмәсенә юл ярмый калу - үзе гөнаһтыр.
Хәерле сәгатьтә, проект! Ә Сездән, кадерле укучыларыбыз, янәшәгездә йомылып яткан моң хәзинәләре турында хәбәрләр көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат