Реклама
Узган атна азагыннан районда шәхси хуҗалыкларда асралучы һәр сыерга 2шәр мең сум исәбеннән субсидияләр бирелә башлады.
Район буенча барлыгы 4174 баш сыерга 8 млн 348 мең сум күләмендә субсидия биреләчәк, дип хәбәр иттеләр районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә. Субсидияләр республика бюджетыннан сөт җитештерүчеләргә ярдәм итү максатыннан бирелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз