Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Нурлатта техниканы кышкы саклауга куюны тикшерәләр

Бүген, 18 октябрьдә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын техника ремонтына әзерләүнең торышын тикшерә.

Комиссия көн дәвамында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә барлык хуҗалыкларда да диярлек булып, әзерлеккә бәя бирәчәк. Министр урынбасары берүк вакытта хуҗалыкларда терлекчелек мәсьәләләренә дә тукталырга исәп тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат