Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Петровлар чеби чыгара

Урта Камышлыда яшәүче Игорь һәм Румия Петровларның шәхси предприятиесе үсештә.

Петровларның подвалларында өйдәге сыман ук җылы һәм берүк вакытта уңайлы да. Чөнки биредә чып-чын чебиләр "тудыру йорты". Янәшә төзелеп утырган өч инкубаторның һәркайсына 4әр мең йомырка сыя. Шуларның беренчесенә Яр Чаллыдан йомыркалар алып кайтып тезеп, узган атнада кабызып та җибәргәннәр инде. Нәкъ 21 көннән йомыркалардан чебиләр баш төртә башларга тиеш. Ә хәзергә Петровлар инкубаторда даими температураны булдырып, аның көйле эшләвен генә күзәтеп торалар, инкубатор үзе калган эшне автомат рәвештә башкара. Әлеге беренче инкубаторны Петровлар Лизинг-грант программасы буенча 2011нче елда алган булганнар.
- Лизинг-грант безгә шәхси эшебезне башлап җибәргәндә зур ярдәм һәм этәргеч булды. Гомумән, эш башлаучылар өчен бик кирәкле программа ул. Эшли башлагач та дәүләт ярдәме бик булыша. Мәсәлән, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, шәхси эшмәкәрләргә бирелә торган махсус кредитлар безгә киңәергә ярдәм итте, - ди Игорь Петров.
Узган елның көзендә һәм ел башында тагын ике инкубатор алулары исә моның ачык дәлиле булып тора. Киләсе атнада аларын дә эшләтеп җибәрергә исәпләре. Алдагы партияләрдә үрдәк, каз йомыркалары да куячаклар. Гомумән, һәр инкубаторда бер сезонда 5әр партия чыгарырга мөмкин икән. Планнары исә тагы да бар - кошчыкларны бераз үстереп сату өчен сарай өлгертеп киләләр, алга таба аерым инкубаторий булдырырга да теләкләре юк түгел. Башлаган эш уңышлы булсын өчен дә нәкъ менә теләк кирәк, дип саныйлар. Әлбәттә инде, тырышлык һәм тынгысыз хезмәт кирәк булуын да яшермиләр. Уңыш формуласы әнә шулай төрле компонентлардан җыела да бит. Петровлар кебек алга карап эш йөртә белүчеләр исә аны тормышка ашыруның төрле юлларын таба тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урта Камышлы Инкубатор