Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары мини-ферма төзүгә 200 мең сум күләмендәге субсидия ала

Бу көннәрдә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аша 6 шәхси ярдәмче хуҗалык 2015 елда сөт юнәлешендәге мини-ферма төзүгә киткән чыгымнарының бер өлешен кайтаруга субсидия ала.

Бер тапкыр бирелә торган субсидиянең күләме 200 мең сум күләмендә билгеләнгән һәм ул төзелешкә киткән чыгымнарның 70 процентын тәшкил итә. Субсидия алучылар нигездә Яңа Әмзә, Яңа Иглай, Биляр Озеро авыл җирлекләрендә яши. Республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларга мини-фермалар төзүгә субсидияләр ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, быел беренче тапкыр бирелә әле. Программаның максаты - сөт юнәлешендәге мини-фермалары төзү хисабына терлекчелек продукциясе җитештерүне, авыл халыкының мәшгульлеген һәм керемен арттыру. Мини-ферма төзүчеләргә кимендә 8 сыер асрау һәм 5 ел дәвамында баш санын шуннан киметмәү шарт итеп куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЛПХ авыл субсидия