Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Сәләнгешлеләрне су, юллар һәм яктырту борчый

Бүген, 21 гыйнварда, Сәләнгештә гражданнар җыелышы үтте. Анда район башлыгы Равил Кузюров, җирле хуҗалык инвесторы Шамил Яһудин, район һәм шәһәр службалары җитәкчеләре катнашты.

Сәләнгеш авыл җирлеге ике - Сәләнгеш һәм Зүзәй авылларын берләштерә. Җирлектә 222 хуҗалык исәпләнә, 705 кеше яши. Мөгезле эре терлек саны күп түгел - нибары 122 баш, шуларның 50се - савым сыерлар.
Җыенда халык үзләрен борчыган төп проблемаларны күтәргән. Авылның бер урамында су белән тәэмин итү белән өзеклекләр чыгу проблемасы якын араларда хәл ителергә охшаган. Моның өчен җаваплы оешма җитәкчесенә якын араларда җайланмаларны алмаштырырга кушылган. Җыенда электр белән тәэмин итүгә бәйле сораулар да күтәрелгән. Бу исә терәк баганаларның искерүе белән бәйле, ди, проблеманы хәл итүдә быел махсус дәүләт программасына исәп тоталар. Төп трассадан Зүзәйгә керү юлының начар булуы да халыкта ризасызлык уята, алга таба бу проблеманы хәл итү мөмкинлекләре каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат