Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

“Сөләйманов Ә.И.” хуҗалыгында мелиорация системасыннан уңышлы файдаланалар

​​​​​​​Бар җирдә дә игеннәр суга тилмерә, Биккол авылы янәшәсендәге кырда исә кукурузлар инде кешедән дә биегрәк булып үсеп киткән.

Куе рәтләрдә төп-төз булып басып торучы әлеге культураларга иртәдән кичкә кадәр көйдерә торган кояш та, яңгырларның булмавы да куркыныч түгел, чөнки сөләймановлылар бу кырларда мелиорация системасыннан уңышлы файдаланалар. Узган елларда бәрәңге кырларын сугару өчен кулланылган техника быел да эшсез тормый – аларны Биккол һәм Фома авыллары янәшәсендәге ике кырда азык культуралары үстерүгә җәлеп иткәннәр.

Ш у н ы с ы н д а  ә й т и к , “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы – районда әлеге системадан файдаланучы бердәнбер хуҗалык. Быел сугарулы мәйданнар биредә 240 гектарлап, һәр ике кырда да кукурузны бөртеккә үстерәләр. Җәй башыннан 8 су сиптерү агрегаты эшләтелә, аларның 5се әйләнә буенча эшли, өчесе – барабанлы. Биккол янындагы 100 гектардан артыграк мәйданлы кырда нигездә барабанлы сиптергечләрдән файдаланалар.

– Көн саен иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр эшләтәбез. Бер агрегат сәгатенә 40-45 тонналап су сиптерә, – ди моторист Раил Садретдинов. Ул көн дәвамында буадан суның кырга өзеклексез килеп торуы өчен җаваплы. Су сиптерүдә аның белән тагы ике оператор да мәшгуль.

Кукуруз – дым ярата торган культура. Даими рәвештә су сиптереп үстерүнең исә нәтиҗәсе күз алдында.

– Нурлат районы игенчелектә дым белән тәэмин ителеш буенча рисклы зонага керә. Без бу проблема белән һәр ел саен диярлек очрашабыз, яңгырлар бик сирәк ява, кар җитәрлек булмый. Монда исә сугару системасы ышанычлы ярдәмгә килә, ул культураларны җитәрлек дым белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Моның шулай булуын менә бу басу мисалында да күрергә була. Үсемлекләр биек, чәкәннәр дә яхшы, бөртекләр дә яхшы формалашкан, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Фаил Ивандеев.

 Мелиорация системасының иң беренче чиратта тотрыклы уңышка нигез булуы исә күптәннән мәгълүм – кем әйтмешли, күктән төшкәнне көтеп ятмыйсың. Бу очракта исә сугарулы мәйданнар хуҗалыкка терлек азыгы әзерләүдә яхшы нигез булачак. Шул көннәрдә бирегә мелиорация системасының эшләтелүе белән танышырга килгән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да билгеләп үтте моны.

– Районыбызда болыннар, урманнар күп, кырлардагы үләнне ике тапкыр чаптырып алдык, узган елдан калган күчмә запас та бар әле. Шуңа да җитәрлек күләмдә азык туплап калырбыз дип ышанабыз. Әлбәттә, бу очракта мелиорация системасыннан файдаланучылар ота. Корылыкка карамастан, менә бу басуда кукуруз бик матур булып үскән, – дип башка хуҗалыкларда да әлеге тәҗрибәне эшкә алырга чакырды Алмаз Сәлимович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев