Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Такторлар-арбалар тикшерелде

АПК тармагында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм арбаларга техник карау төгәлләнде. Аларны вакытында һәм сыйфатлы әзерләү өчен күрсәтмә техник карау да үткәрелде.

Быел исә машиналарның техник торышын тикшерү беренче тапкыр төтен үлчәгеч, руль идарәсенең төзеклеген , тормоз системасының нәтиҗәлелеген билгеләгеч кебек диагностик приборлар ярдәмендә башкарылды. Беренче нәтиҗәләр исә техник карауга куелган техниканың якынча 30 проценты әлеге приборларның күрсәткечләре буенча беренче тапкырдан үтә алмавын күрсәтте. Шуңа да техник карауларны кабат үткәрергә туры килде.
Техник карау нәтиҗәсе буенча, 16 предписание бирелде. Төп кимчелекләр - медицина аптечкасы, янгын сүндергечләрнең булмавы, шин протекторларының искерүе, бүленеп чыккан газларда зарарлы матдәләр булуы һәм аларның төтенләвенең тиешле нормадан артып китүе. Шулай тракторчы-машинистлар арасында сроклары чыккан таныклык белән эшкә чыгу очраклары да юк түгел. Трактор арбаларына, аларның тышкы кыяфәтенә һәм тышкы яктырту приборларына игътибар аз бирелә. "Нурлат сөте" һәм "Тулпар" ОООларында тракторларның һәм башка үзйөрешле машиналар, арбаларның бер өлеше дәүләт теркәве узмаган килеш эксплуатацияләнә.
Шул ук вакытта "Южная АФ", "Агро-Развитие" ОООларында, "Замальдинов Н.И" "Сөләйманов Ә.И" КФХларында, "Тулпар" ОООсында һәм башка кайбер хуҗалыкларда техниканы вакытында һәм сыйфатлы әзерләгәннәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "АгроРазвитие" ОООсы техник карау диагностика "ТулпарАгро"