Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Техника чәчүгә әзер

1-3 апрельдә язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү буенча район комиссиясе барлык хуҗалыкларны карап чыкты.

- Тулаем алганда, хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә әзерлек тулы көченә бара. Авыл хуҗалыгы белгечләре, механизаторларның алда торган эшләрнең бар җитдилеген тоеп эшләүләре күренеп тора. Аеруча "Южная" хуҗалыгының Богдашкино бүлекчәсендә әзерлеккә җитди якын килгәннәр. Шул ук хуҗалыкның Киекле бүлекчәсендә дә эшләр яхшы оештырылган. "Тулпар-Агро" ОООсы, "Агро-Развитие" ОООсының Егоркино бүлекчәсе, "Сөләйманов Ә.И" КФХсының барлык бүлекчәләрендә дә әзерлек яхшы, - ди комиссия әгъзасы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге консультанты Вәгыйзь Сатдаров.
Комисссия әгъзалары техниканың әзерлеге белән бер вакытта хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы һ.б.ларга да игътибар биргәннәр. Җитешсезлекләр күрсәтелгән, язгы кыр эшләре башланганчы аларны төгәлләү бурыч итеп куелган.
Техниканы яңарту буенча да эш бара. Мәсәлән, быел "Сөләйманов Ә.И" КФХсында, "Южная" агрофирмасында һәм "Ахунова" хуҗалыгында берәр яңа чәчү комплексы кырга чыгачак. "Ахунова"да басу-кырларны 5 яңа трактор да иңләячәк.
Кичә район хуҗалыкларында республика комиссиясе әгъзалары булып, хуҗалыкларның әзерлегенә бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Южная" ОООсы "ТулпарАгро" "Сљлђйманов Ђ.И." хуќалыгы