Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Техника кышка кую мәшәкате башланды

    Узган атнада "Ахунова" хуҗалыгы базасында үткән район семинары техниканы кышкы саклауга куюга багышланды.

    "Ахунова" хуҗалыгының техника паркы тулы тәртип белән каршы алды семинарда катнашучыларны - авыл хуҗалыгы машиналары, чәчкечләр, тракторлар, комбайннар рәт-рәт итеп тезеп куелган, бар җирдә чисталык. Гаражда да механизаторлар өчен барлык уңайлыклар тудырылган, кран-балка, эретеп ябыштыру агрегаты бар, бина җылытыла. Җылытуны исә гаражга халык телендә "буржуйка" дип атала торган мич куеп хәл иткәннәр, димәк, кыш буена биредә техника ремонты белән шөгыльләнеп булачак. Хуҗалыкта инде ремонт та бара - таккычлар ремонтланып беткән, хәзерге вакытта культиваторларны төзәтәләр. Гараж янәшәсендә генә хуҗалыкның урып-җыю эшләрендә мәшгуль булган 4 комбайны да аслыкларга куеп, чистартылып, ГОСТ таләпләрен истә тотып саклауга куелган. Аларны комбайнчылар үзләре ремонтлаганнар икән. Әнә, дистә елга якын комбайнчы булып эшләүче Риназ Мотаһировның комбайны да ялт итеп тора. Үзе әйтүенчә, комбайнны кышкы саклауга куюга нибары 3-4 көн вакыты сарыф ителгән икән. Аның каравы, икенче җәйгә кадәр күңеле тыныч.
    - Техниканы кышкы саклауга кую өчен зур чыгымнар таләп ителми, бары тик хуҗачыл караш һәм эшләрне дөрес һәм вакытында башкару гына кирәк, - диде семинар эшендә катнашкан район башлыгы Наил Шарапов та ремонтны бүгеннән башлап җибәрүне бурыч итеп. Ремонтка язгы кыр эшләре башланыр алдыннан гына керешүче хуҗалыкларга да сүзе катгый булды аның.
    Көзге кыр эшләре нигездә тәмамланып килә, барлык техниканың 90%лабы кыр эшләреннән бушаган дип санала. Бу уңайдан районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин да кыр эшләреннән бушаган һәр техниканы паркка кертеп, кышкы саклауга куюны шул көннәрдә тәмамлауны бурыч итте. Чөнки 1нче октябрьдән инде районнар арасында үзара тикшерүләр башланачак.
    Ә техниканы кышкы саклауга куюның барлык кагыйдәләре турында Гостехнадзорның Нурлат филиалы начальнигы Расих Сатдаров аңлатты. Техниканы дөрес итеп саклауга кую белән беррәттән, һәр комбайнның кабинасында дефект ведомстволары да булырга тиеш, дип искәртте ул. Шулай ук көзен авыл хуҗалыгы машиналарына запас частьләр бәясе күпкә арзанрак һәм хәзердән үк бу хакта кайгыртып, ремонт эшләренә керешүчеләр отачак, дип саный белгеч.
    Семинарда башка көнүзәк темалар да күтәрелде. Идарәнең баш агрономы Нургали Мусин уҗым культураларын гербицидлар, фундазол белән эшкәртүгә, киләсе елга орлыклар әзерләүгә, туфракны известьлауга кагылды. Соңгысы буенча сүз аеруча җитди булды, чөнки районда гына түгел, тулаем республикада әче туфраклы җирләр арта бара. Киләсе елда дәүләт субсидияләрен биргәндә дә хуҗалыктагы әче туфраклы җирләрнең мәйданнары исәпкә алыначак икән.
    Ә әлегә районда төп игътибар шикәр чөгендере һәм бәрәңге уңышын җыеп алуга юнәлтелгән. "Көннәр коры торганда эш темпын арттырырга һәм икенче уракны вакытында төгәлләргә кирәк", - диде бу уңайдан район башлыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: