Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Төрнәстән Кәлимуллиннар 30 мең төптән артык яшелчә һәм чәчәк үстерә

    Кәлимуллиннарга үз эшләрен булдыруда үзмәшгульлек программасы ярдәмгә килгән.

    Гөлзөһрә Кәлимуллина помидор, борыч, баклажан һәм чәчәк үсентеләрен берәмлекләр, хәтта дистәләр белән дә түгел, меңнәр белән саный. Хәер, саный дип әйтү дә дөрес үк булмас. Узган ел яшелчә, чәчәк үсентеләре ничә булды икән, дип кушып карарга уйлаган булган да, очына чыга алмаган - шулкадәр күп шул алар. Быел да үсентеләрнең саны узган елгыдан ким булмас, дип фаразлый - 10 меңләп помидор, шулкадәр үк борыч, 3 меңләп баклажан, тагын 10 меңнәр тирәсе төрле чәчәк үсентеләре булачак. Әнә, Кәлимуллиннарның алгы бүлмәләре катлы-катлы итеп урнаштырылган тартмалар белән тулган. Тәрәзә буйлатып яшелчә үсентеләре тартмалары тезелгән, иң беренче утыртылган баклажан, борычлары тартмалардан күтәрелеп үк киләләр инде, помидорлары да шул көннәрдә тишелеп бетәчәк. Уртадарак - чәчәкләр - глоксиния, цикломен, пальма, фризия, петунияләр... Ә 8 мартка якыннарына бүләккә дип утырткан лаләләре чәчәккә дә төймәләнергә өлгергәннәр. Тиздән баздан виноград үсентеләре чыгачак, берьеллык чәчәкләргә дә чират җитәчәк.
    Бакча сезоны Гөлзөһрә Шаһитовна өчен әнә шулай ел да февраль уртасыннан ук башлана. Үсентеләре нык, чыдам булсын өчен шытымнар барлыкка килү белән бар осталыгын эшкә җигә ул.
    - Әле орлыкларны чәчкәнче үк туфракны тимер тартмаларга салып, мунча миченә куеп кыздырабыз, шулай итеп, барлык зарарлы микроорганизмнар да юкка чыга. Үсентеләр нык булып үссеннәр өчен, әлбәттә инде, ашламаларын вакытында кертеп торырга кирәк. Мин гадәттә ашламаларның төрлеләрен чиратлаштырып ике атнага бер тапкыр ашлыйм. Пикировка ясаганнан соң ук фитофторозга каршы ашлама кертәм. Пикировка ясаганда тамырлары каралганнарын ташларга кирәк, андыйлардан барыбер җүнле уңыш булмаячак. Шулай ук үсентеләрнең төпләрен дә корытырга ярамый - бер тапкыр вакытында су сипмәдеңме, шунда ук чирли башлыйлар, - дип үзенең серләре белән уртаклаша бакчачы.
    Тиздән тартмаларның кайсылары исә акрынлап теплицага "күченә" башлаячак. 10 сутыйлы гаять зур теплицаларында үсентеләрнең барысына да урын җитә. Кайчандыр теплицаны булдыру өчен мәшгульлек үзәге аша үзмәшгульлек программасы буенча бирелгән субсидия дә ярап куйган. Аның ярдәмендә суыкларда җылыту өчен аерым котельнясын да җайлап куйганнар, аны утын белән ягып җылыталар. Котельняны аерым итүнең өстенлеге шунда - аның төтене үсемлекләргә үсәргә комачауламый икән. Ә котельняны танышларыннан күреп кайткан булганнар, спирт заводында эшләүче тормыш иптәше Хәлим үз куллары белән көйләп куйган аны. Әлбәттә инде, шулкадәр зур теплицада эш барысына да җитә, чәчәкләр өчен аерым стаканнарга туфрак тутырганда хәтта оныклары да ярдәмгә килә. Хәер, үсентеләре арасында әвәрә килгәндә Гөлзөһрә Шаһитовна мәшәкатьләре турында уйлап та карамый.
    - Гыйнвар керү белән үк күңелем җиргә тартыла. Нидер эшлисем, туфракта казынасым килә башлый. Мөгаен, гомерем буена җирдә эшләгәнгә күрә шулайдыр бу. Әле Үзбәкстанда яшәгәндә үк күпләп канәфер, лалә чәчәкләре үстерү белән шөгыльләнә идек. Төрнәскә күченеп кайткач та түзеп тора алмадык, - ди ул.
    Бакча тутырып яшелчә, чәчәкләр үстерү белән бергә тәрәзә төпләрендә бүлмә гөлләре чәчәктә утыра, бушаган арада кулдан сабын ясарга да җаен таба әле. Сабын ясау серләренә Краснодар өлкәсенә ял итәргә баргач өйрәнеп кайткан. "Кызларның сабын ясауларын күргәч, ике көн буена диңгезгә су коенырга бармыйча карап-өйрәнеп тордым. Кайткач Казанга барып махсус формаларын, кирәкле әйберләрен сатып алдым да, үзем дә ясарга керештем", - ди ул. Төрле формадагы, хуш исле, төрле майлар кушып ясаган сабыннарын исә якыннарына, туганнарына бүләк итәргә ярата. Гомере буена чәчәкләре, үсемлекләре арасында, аларның нәфислегенә сокланып яшәгән Г.Кәлимуллинаның күңеле мондый матурлыкка да битараф кала алмаган, күрәсең.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: