Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Яңа елны – яңа йортта

Быел район авылларында 17 яшь гаилә торак төзү өчен дәүләт программасы ярдәменнән файдаланган. Яңа Иглайның үзәк урамы буйлап узганда, Рушан һәм Нәфисә Сатдаровларның ике катлы яңа өенә игътибар итми мөмкин түгел.

Ерактан ук күренеп тора ул. Хуҗалары өйне ике ел эчендә бастырып куйганнар. 2012нче елда нигезен салып, беренче катын өйгән булганнар, 2013нче ел азагында күченеп тә куйганнар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша авылда яшәүче яшь гаиләләрне тораклы итү программасы буенча дәүләттән бирелгән 1 млн. 200 мең сум акча өйне өлгертеп бетерү өчен зур ярдәм булган.
Кайчандыр Рушанның әби-бабалары яшәгән урынга төзегәннәр яңа йортларын Сатдаровлар. Моннан 8 ел элек гаилә корганда исә шәһәргә китү турында уйлап та карамаганнар.
- Безгә авыл тормышы якын, - ди гаилә башлыгы. - Һавасы иркен, балалар рәхәтләнеп уйныйлар. Аннан терлек-туарын да иркенләп асрыйбыз. Шәһәргә барсам, бер көн дә тора алмыйм мин, шуңа яңа өйне дә авылда төзедек. Авылда яшәсәк тә шәһәр уңайлыклары хәзер бездә.
Аның сүзләрен Нәфисә дә куәтли. Яңа Иглайга Берлек авылыннан килен булып төшкән ул. Терлек-туар карау, бакча эшләре аңа да ят түгел. Үз бакчаларында бөтен яшелчәсен үстерәләр, үзләреннән артканын саталар да әле. Быел хәтта кавын, карбызлары да мул уңыш белән сөендергән. Рушан җирле хуҗалыкта механизатор булып эшли, язгы-көзге кыр эшләре чорында гына түгел, кышларын да эштә була ул. Хәтта чираттагы ялын да алып тормый икән. Уллары Ранис быел укырга кергән, төпчекләре Элвина бакчага йөри башлаган. Яңа өйгә барыннан бигрәк алар сөенгән, һәркайсының үз бүлмәсе бар, күптән түгел әтиләре зур чыршы да алып кайтып утырткан әле. Сатдаровлар Яңа елны беренче тапкыр үз почмаклары - яңа өйләрендә дуслары, туганнары белән каршы алырга җыеналар. Уңайлы һәм заманча итеп төзелгән иркен йортларында һәркемгә урын җитәрлек ләбаса. Ә Яңа елдан соң өй туен билгеләп үтәчәкләр. Үзләренең зур сөенечләрен барча якыннары белән бүлешергә исәпләре.
Яңа Иглай авыл җирлегендә авылда янә бер йорт артуына, яшь гаилә төпләнеп калуына сөенәләр. Авыл-ның киләчәге яшьләр кулында бит. Һәм яшь белгечләргә ярдәмгә килүче мондый программалар нәкъ менә авылны саклап калырга булыша да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат