Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Яңа Әлмәт "Авыл көне" үткәрде

Бүген, 1 июнь көнне Яңа Әлмәт авылы Авыл көне үткәреп, якташларына да, кунакларга да онытылмаслык бәйрәм ясады. Яңа Әлмәттә традиция буенча җәй башында узучы бу бәйрәмне тирә-күрше авыллар да зарыгып көтеп ала. Әнә, бу юлы да Колбай Мораса, Кычытканлы, Әмзә авылларыннан килүчеләр шактый иде, Зирекле, Кизләү кебек ерак почмаклардан да...

Ә халык чын күңелдән бәйрәм итте һәм үз авылларыннан чыккан мәртәбәле кешеләрнең игелеклелекләренә сөенеп утырды. Әнә бит, Түбән Камадан авылдашлары Рәшит Гыйҗҗәтов "бер арба" бүләк төяп кайткан. Авылның төп батырына зур плазмалы телевизор, калган уеннарда җиңүчеләргә микродулкынлы мич, чәйнек, үтүк кебек призларны ул чын күңеленнән тапшырды.
- Тугшан авылым яши икән, хәлдән килгәннең берние дә жәл түгел, - дип, калган күпсанлы бүләкләрен дә нәни көрәшчеләр арасында аерым алышлар уздырып таратып бетерде юмарт якташ. Бу бәйрәмнең төп инициаторы Әнәс Нәбиулллин төяп кайткан бүләкләр дә шактый иде. Хәер, Әнәс Әмирҗановичны, бүләкләреннән бигрәк, әнә шул олы бәйрәмне яшәтүче, моңа һәммәсен җәлеп итә белүче якташлары буларак яраталар әлмәтлеләр. Авыл көненең яме исә ярышларды булда. Көрәштеләр, авыш баганага, колгага менделәр, җырладылар, гармуннарда сыздырдылар. Ә милли көрәш бәйгесендә беренче урынна авылныкылар арасында Рафаэль Хафизов алса, кунаклардан Рөстәм Гайнуллинга җирле "Кызыл Шәрыкъ-Агро" хуҗалыгы әзерләгән симез тәкә насыйп булды булды.
Авыл көне турында башка кызыклы мизгелләрне "Дуслык" газетасының җомга, 7 июнь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат районы Авыл көне Яңа Әлмәт