Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Яхшы эшләүчеләргә - Грант

Районның 7 терлекчелек белгече 12 мең сумнан 17 меңгә кадәр Грантларга ия булдылар.

- Татарстанда терлекчелектә сөт җитештерү күләмен арттыру максатыннан күптән түгел зоотехникларга, ветеринария табибларына һәм ферма мөдирләренә айлык Грантлар бирә башладылар, - ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча консультанты Минсалих Шаһидуллин. - Сентябрь аенда бездә өч авыл хуҗалыгы предприятиесендә нәтиҗәләр уңай булды. "ИРС" хуҗалыгыннан Андрей Яллин, "Сөләйманов Ә.И" дән Илшат Шаһавәлиев, Рәмис Нуретдинов, Миннегомәр Вәлиуллин, "Южная"дан Илнур Кәлимуллин, Александр Катков, Александр Короткин премияләргә лаек булды.
Идарә белгечләре шул көннәрдә октябрь ае нәтиҗәләре буенча документларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына илтеп кайттылар. Алар буенча янә 8 кеше Грантка ия булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат грант