Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Якушкинода балалар бакчасы, юл бар, йортлар төзелә

ЯКУШКИНО АВЫЛ ҖИРЛЕГЕНДӘ ЕЛ БАШЫНДА УЗГАН ХАЛЫК ҖЫЕНЫНДА КҮТӘРЕЛГӘН МӘСЬӘЛӘЛӘРНЕ ХӘЛ ИТҮГӘ БАР ҖИТДИЛЕКТӘ АЛЫНГАННАР.

Шул форсаттан башкарылган гамәлләрнең иң сөендергәне Салдакай авылында балалар бакчасы ачылуыдыр, мөгаен. 90нчы еллар азагында бакча ябылу әти-әниләрне бик кыен хәлдә калдыра. Ә балалар аз түгел: мисал өчен, бүгенге көндә яңа бакчага 25 бала йөри, 10сы чиратта тора. "Җыенда бу гозеребезне райбашкарма комитеты җитәкчесе Һади Садыйковка, аннан Наил Шараповка җиткердек. Җитәкчелек үтенечебезне бишкуллап күтәреп алды. Район башлыгы инициативасы белән мәктәпнең бер өлешендә балалар бакчасы ачарга карар кылынды", - ди уртак сөенечләре белән уртаклашып Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин. (Сүз уңаеннан, быелдан биредә башлангыч мәктәп тә эшли башлады, анда 18 бала белем ала). Балалар бакчасын Наил Фазлыев җитәкчелегендәге ........... ОООсы төзүчеләре ясап биргән. Ярдәм кулы сузучылар да аз булмаган: авыл җирлеге Советы, "Водолей" ОООсы (җитәкчесе Сергей Питуганов), укытучылар, әти-әниләр, авыл халкы рәхәтләнеп булышканнар. Бу эшкә иң нык сөенүчеләр ата-аналар, әлбәттә. Алар мәктәп, бакча тормышында актив катнашалар: мисал өчен, бинаның триәсен коймалап алганнар, гел чистартып торалар, бакчасында яшелчә-җиләк-җимеш үстереп, кышкылыкка кайнатма-тозланма ише тәм-томнар, витаминнар да әзерләп куйганнар. Кыскасы, балалар бакчасы ачылу авылга үзенчәлекле ямь өстәгән. Хәер, бер Салдакайга гына да түгел, чөнки бүген бакчага Якушкино, Абрыскинодан да балаларын йөртүчеләр бар.
Салдакай авылы эчендәге юл мәсьәләсе дә авыл халкының теңкәсенә нык тигән булган. Һәм халык бу проблеманы җыенда күтәреп чыгып, үз дигәненә ирешкән дә. Авыл җирлеге Советы шул гозер белән "Татнефтеотдача" җәмгыятенә мөрәҗәгать иткән. Эшчәнлекләрен Якушкино җирлеге территориясендә дә алып баручы нефтьчеләр исә хәлгә керә белүчеләрдән икән: юл ремонтлатырга дип 3 миллион сумнан артык акча бүлеп биргәннәр. "Татнефтедор" җәмгыятенең НУАД эшчеләре шоп-шома асфальт түшәп биргән, бүгенге көндә эш төгәлләнү алдында: "Амальстрой" оешмасы 950 метрга сузылган көзгедәй юл тирәсенә вак таш түшәү белән мәшгуль.
Күргәнегезчә, Якушкино җирлегендә демографик хәл зарланырлык түгел: гаилә коручылар бар, балалар туып тора, яшьләр дә авылдан йөз чөерми. Мисал өчен, моны Салдакай авылында төзелүче яңа йортларга күз төшкәч тә аңларга була. "Шөкер, бүген яшьләр, авыл белгечләре өчен төрле социаль программалар эшли һәм безнекеләр дә әлеге ярдәмне кулай күрә", - ди Х.Хәмидуллин. Әнә, быел өч өй туе көтелә, диләр. Валентина Бармина белән Гомәр ......., Сергей һәм Наталья Ермошкиннарның өе өлгереп беткән диярлек. Алты бала тәрбияләүче Евгений һәм Елена Васильевалар да тиздән үз көчләре һәм дәүләт ярдәме белән җиткезелгән иркен өйгә күчмәкчеләр. Моннан тыш, авылда тагы 4 гаилә өй салу эшенә керешкәннәр. Кыскасы, авыл эшли, авыл яши, димәк, аларга мәктәп тә, балалар бакчасы, төзек юллар да бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: НУАД "Татнефтедор" Салдакай "Татнефтеотдача"