Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Ярты центнерлы кабак үстергән Нурлаттан Ларионовлар гаиләсе

Район бакчачылары арасында иң зур кабакка конкурс үткәрсәң, Нурлаттан Ларионовлар үстергән кабак, һичшиксез, беренче урынны алыр иде. Чөнки иң зур кабаклары быел хәтта 50 кг.лы булып үскән. Фотрәсемгә төшкәндә дә көч-хәл белән күтәреп торган гаилә башлыгы Николай Ларионов аны.

Николай һәм Людмила Ларионовлар үзләре Нурлатта яшәсәләр дә, бакчаны Якушкинога кайтып утырталар. 25 сутыйлы участокта бәрәңгегә дә урын җитә, шикәр чөгендере, яшелчәләрен дә үстерәләр. Әлбәттә инде, бер читкә ел да кабагын да төртәләр.
- Быел кабакны чиста парга утырткан идем. Әллә шуның файдасы, уңыш гаҗәеп мул булды, - дип эре кабак үстерү серләре белән уртаклаша Николай Николаевич. - Кабакларны алып кайту өчен машина белән 4 рейс ясарга туры килде, чама белән 3 тонналап кабак җыйганбыздыр.
Кабак уңышын кая илтергә дип тә аптырамый Ларионовлар, чөнки хуҗалыкларында дуңгыз асрыйлар - кабакларны бик яратып ашый ди төймә борыннар. Башка терлекләр дә кабактан баш тартмый, аеруча казлар үз итә икән бу төр яшелчәне. Әлбәттә инде, иң тәмле сортларыннан Людмила Ермаковна тәмле итеп төрледән-төрле ризыклар пешерә. Кышкы озын кичләрдә үзең үстергән витаминнарга бай бу яшелчәдән пешерелгән пироглар белән гаиләң белән рәхәтләнеп чәй эчүгә тагы ни җитә ди?
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярты центнерлы кабак Ларионовлар гаиләсе

2
X