Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Яшәүдән ямь табып

    Күптән түгел Түбән Чаллыдан берәү, редакциягә шалтыратып, кызыклы хәл турында сөйләде: күршеләренең кәҗәсе дүрт бәти китергәч, "әтиләре" шатлыгыннан биеп күрсәткән икән.

    Берьюлы дүрт бәрәннең дөньяга килүе үзе үк сирәк күренеш, ә биюче кәҗәләр турында әйтеп тә торасы юк. Шуңа күрә без әлеге хайваннарның хуҗалары белән сөйләшергә булдык.
    Короткиннар хуҗалыгына ана кәҗә очраклы гына килеп эләккән: бер танышлары, үзенең сәламәтлеге какшагач, кәҗәсен аларга бирергә булган. Моңарчы беркайчан да кәҗә тотмаган булсалар да, Короткиннар ризалашканнар. Шулай итеп, Марта инде менә бер ел яңа хуҗаларында яши икән. Бераздан алар кәҗә тәкәсе дә сатып алганнар. Ә ул бик "сәләтле" булып чыккан: арт аякларында да йөри белә, ди, бии дә, мәтәлчек тә ата - кыскасы, цирктагы әшнәләреннән бер дә ким түгел. Марта искиткеч матур бәтиләр китергәч, ничек биемәсен ди инде ул! Бәләкәчләр исә төрле төстә: әтиләреннән - ак, ә әниләреннән чуар төсне алганнар.
    Короткиннар кәҗә бәрәннәрен барысын да үзләрендә калдырырга ниятлиләр, чөнки аларны үз итеп өлгергәннәр инде, мондый зур хуҗалык та чит түгел аларга. Элегрәк сыерлары да булган әле, хәзер исә сарыклар, тавыклар тоталар. Сүз уңаеннан, сарыклары да гадәттә икешәрне бәрәнли икән, ә тавыкларының саны гел артып тора: чебиләрне үз тавыклары утырып чыгара икән. Хуҗалар малларның һәрберсенә яхшы шартлар булдырырга тырышалар, аларны яраталар, хайваннар моны яхшы сизә, диләр алар. "Былтыр казларыбыз да бар иде әле, - ди Валентина Петровна, - песиләр кебек бик сөйкемлеләр иде, кулдан ашатканны, сыйпаганны яраталар иде".
    Әлбәттә инде, мондый мини-ферманы тәртиптә тотыйм дисәң көч куярга кирәк, чөнки эш сөймәгән кешегә мал-туар тоту җиңел түгел. Тик тумыштан авылда яшәгән Короткиннар көндәлек мәшәкатьләрен батырлыкка санамыйлар - авылда яшәүчеләрнең барысы да шулай яши, диләр алар. Кечкенәдән яшелчә бакчасында эшләргә дә, терлек карарга да өйрәнәләр. Сергей Павлович үзе яшьтән умартачылык эшен дә белә, чөнки әтисе дә, бабасы да умарта тотканнар икән. Хәзер исә үзләренең умарталыклары бар, аларның балыннан авыз иткән кешеләр бик мактыйлар, ди.
    Хәзер, пенсиягә чыккач, хуҗалык эшләренә вакытлары күп аларның. Хәер, теләк булса, бөтенесенә дә өлгерергә була. Сергей Короткин кырык ел бульдозерчы булып эшләгән, ә хатыны Валентина озак еллар авыл мәктәбендә чисталык өчен җаваплы булган, пешекче булып та эшләгән, чөгендер дә иккән. Беркайчан да эш авыр дип зарланмаган, иң мөһиме, эш бар, шуңа шатланырга кирәк, диләр алар. Үзләренең өч баласын да шулай тәрбияләгәннәр, оныклары да эшләмичә яшәп булмавын яхшы аңлыйлар. Алар җәй көне әби-бабалары янына кайтып торалар - ял да итәләр, булышалар да. Күптән түгел Валентина Петровна үзе дә Мәскәүгә - олы кызы һәм оныклары янына кунакка барып кайткан. Уллары исә үзләре янында - Түбән Чаллыда яши, димәк, кирәк чакта ярдәм итәрдәй кешеләре бар.
    Ә тиздән кызу чор җитә - бакча мәшәкатьләре башлана. Эш арта, ләкин башкача булмый, чөнки язның бер көне ел туйдыра, диләр алар һәм рәхәтләнеп эшкә керешәләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: