Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Язга ерак калмый

"Россельхозцентр"ның Нурлат районы бүлегендә сабан культуралары орлыкларына чәчү алды тикшерүләре бара.

Урамда тиздән яз җитүен искәртеп кояш елмайса да, уҗымнарның кар астыннан баш төртер, орлыкларны җиргә күмәр вакытларга ераграк әле. Шулай да "Россельхозцентр"ның Нурлат филиалында эшләрнең кызу чоры - чәчүләр башланганчы, хуҗалыкларда быел чәчеләчәк орлыкларның сыйфатын тулысынча тикшереп өлгерәсе бар.
Бүлектә нибары биш кеше эшли. Һәркайсының диярлек өстәлендә - орлыклар өеме. Хезмәткәрләр аларны куллары белән берәмтекләп аралап чыга, орлыкларның чүплелеген шулай тикшерәләр икән. Ә аннан мең орлыкның массасы билгеләнә, шул рәвешле бер орлыкның уртача авырлыгы исәпләп чыгарыла. Монда исә һәрбер төр орлык массасының үз нормасы бар. Бодай орлыгы, мәсәлән, 35 граммнан да ким булмаска тиеш, юкса, бу иген уңышына тискәре тәэсир итәргә мөмкин икән. Моның белән генә дә эш бетми әле - орлыкларның шытымлылыгын билгелисе, шыту энергиясен, төрле авыруларга каршы торучанлыгын ачыклыйсы... Кыскасы, орлыкны чәчәргә рөхсәт биргәнче, хезмәткәрләргә бөртекле һәм четрекле никадәр эш башкарып чыгарга туры килә.
- Әлегә "Южная", "Нурлат сөте", "Биләр" ОООлары, "ИРС", Ахунов ис. КФХлардан китерелгән орлыкларны тикшерү белән мәшгульбез. Тикшерүләрдән чыгып чәчү орлыкларын ниләр белән эшкәртергә кирәклеге хакында рекомендацияләр бирәбез. Соңгы араларда агулау өчен биологик чараларга өстенлек бирелә. Алар кешеләргә дә, хайваннарга да куркынычсыз санала, - ди бүлек начальнигы Рөстәм Шәйдуллин.
Ә менә орлыкларның сыйфатына килгәндә, район хуҗалыклары орлык фондын яңартып торырга тырышалар. "Сөләйманов" хуҗалыгында , "Южная" агрофирмасында югары репродукцияле орлыклар чәчелә. "АгроРазвитие" ОООсында да ел саен репродукцияле орлыклар кайтарып торалар. Андый орлыкларның, һичшиксез, сыйфаты яхшырак була, ди бу уңайдан бүлекнең баш агрономы Татьяна Чеботарева. Әйтергә кирәк, Татьяна Ивановна бу бүлектә 20 елдан артыграк эшли икән инде. Ә менә агроном Людмила Быстрякованың биредә эшли башлавына күптән түгел 35 ел булган, аның кулы аша узган орлыклар миллионнар белән исәпләнә торгандыр, мөгаен. Агрономнар Елена Максимова, Венера Рыскулова әле күптән түгел эшли башласалар да, эш серләрен тиз төшенеп өлгергәннәр. Гомумән, коллективта һәркайсы үз эшен белеп, сыйфатлы итеп башкарырга тырыша. Чөнки кырларда күкрәп үсәчәк иген уңышы иң беренче чиратта бүгенге көндә аларның кулы аша тикшерү узучы әнә шул кеп-кечкенә орлыкларның сыйфатыннан да торачак бит. Ә әлегә алар тартмачыкларда баш төртә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яз ђзерлек орлык станциясе