Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Язгы чәчү ашыктыра

    Район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге ничек? Шул уңайдан район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең баш агрономы Нургали МУСИНга мөрәҗәгать иттек.

    - Нургали Мингалиевич, уҗымнар ничек кышлаган? Гыйнвар-февральдәге салкыннар аларга зыян китермәгәнме?
    Районда көздән 20 меңнән артык гектарда уҗым культуралары чәчелгән иде. Бүгенге көнгә уҗымнарны 100% тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, аларның 14888 гектары яхшы, 4480 гектары уртача кышлаган исәпләнә. Ә 846 гектар уҗымны яңабаштан чәчәргә туры киләчәк. Мондый кырлар нигездә " Сөләйманов", " Южная", "Заман" хуҗалыкларында.
    - Быел районда чәчү буенча планнар нинди? Бүгенге көндә хуҗалыкларда чәчү өчен җитәрлек орлыклар әзерләнгәнме?
    Быел районда 78400 гектар чәчүлек җирләре булачак. Шуларның 20400 гектарында уҗым, 26100ендә бөртекле сабан культуралары, 9616 гектарында техник (шикәр чөгендере, рапс, көнбагыш) , 20000нән артыграгында азык (кукуруз, күпьеллык үләннәр) культуралары игеләчәк. Әлеге мәйданнарга барлыгы 70785 центнер орлык кирәк булачак. Шөкер, узган елгы белән чагыштырганда, быел орлыклар белән хәл начар дип әйтеп булмый. Бүгенге көндә 97075 центнер орлык запасы бар. Әлбәттә, барлык хуҗалыкларда да хәл бертөрле тормый. Мәсәлән, "Замальдинов" КФХсына 4350 центнерлап ногыт орлыгы кирәк, бу араларда алар әлеге мәсьәләне хәлитәләр. "Дуслык" ОООсында да орлык җитеп бетми.
    - Орлыкларның сыйфат ягы ничегрәк?
    Тикшерүләр күрсәткәнчә, бездә булган орлыкның 13%ы - тишелеше яхшы булса да, чүпле- леге ягыннан ГОСт таләпләренә туры килми торган кондицион булмаган орлык. Бу яктан "Заман", " Южная" хуҗалыкларында, "Билярск ВЗП" ЯАҖндә орлыкның сыйфатын яхшырту сорала әле. Гомумән, булган орлыкның нибары 4%ын гына иң яхшы сыйфатлы саналучы оригиналь һәм элиталы орлык тәшкил итә, 30%ы исә массовый, ә бу начар сыйфатлы дигән сүз. Шуңа да хуҗалыклар алдына орлыкларны яңартып тору бурычы куела. Быел, мәсәлән, "Южная" 315 тонна орлык кайтарган, төрле орлык үрчетү хуҗалыклары белән "ИРС" 28, "АгроРазвитие" 4, "Сөләйманов" хуҗалыгы 29 тонна орлык сатып алуга килешү төзегәннәр. Кызганычка каршы, башка хуҗалыклар быел бу юнәлештә эшләмәгәннәр әле. Ә бит югары сортлы орлыклар сатып алучыларга дәүләт ярдәме дә каралган. Мисал өчен, сатып алынган орлык бәясенең 30%ы республика бюджетыннан, тагын 25%лабы федераль бюджеттан субсидияләнә. Моның өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә орлык сатып алу белән бәйле бөтен документларны гына җыеп тапшырырга кирәк. Республикада югары аксымлы культуралар җитештерүгә аерата зур игътибар бирелә. Быел,мәсәлән, чәчеләчәк борчакның һәр гектарына 1000 сум субсидия каралган. Ә узган елда кузаклы- лар үстергән хуҗалыклар һәр гектарга 1300әр сумнан чыгып субсидия алдылар инде. Шулай ук хуҗалыкларга терлек башыннан чыгып та ашламаларга 640ар сум 50 тиен субсидия каралган.
    - Быел ашламалар сатып алу өчен тагын субсидияләр каралганмы соң? Гомумән, ашламалар белән хәл ничегрәк тора?
    Республикада үсемлекчелеккә бирелә торган субсидиянең күп өлеше - 40%лабы минераль ашламалар сатып алуга билгеләнгән. Быел субсидияләр хуҗалыклар үз средство- ларына 1 гектар чәчүлек җиргә тәэсир итүче матдәгә күчереп исәпләгәндә 18 кг. исәбеннән минераль ашлама сатып алган очракта бирелә. Ул 1 гектарга 448 сум тирәсе тәшкил итә. Быел ашламалар кайтаручылар арасында "Сөләйманов" КФХсын аерып әйтергә була. Биредә барлыгы 1412 тонна ашлама кайтарылган. "Би- лярск ВЗП"да - 722, "ИРС"та- 166, "Замальдинов"та - 140, "Южная"да - 362 тонна ашлама кайтаруны кайгыртканнар. Шул рәвешле, быел барлыгы 13 млн. 640 мең сумлык субсидия алынган. Тик бездә план буенча язгы кыр эшләренә 19300 тонна ашлама кирәк булуын исәпкә алганда, кайтарылганы күлдәге тамчы сыман гына. Район буенча бүгенге көнгә 1 гектар чәчүлек җиренә нибары 16 кг. ашлама исәпләнә. Былтыр шул вакытка бу күрсәткеч бер гектарга 43 кг., ә аннан алдагы елны 61 кг. булган. Димәк, якын араларда ашламалар кайтару хуҗалыклар алдында төп бурыч булып тора. һәм боларны 15 апрельгә кадәр эшләү зарур, чөнки язгы кыр эшләрен инде 18 апрельләрдә башлап җибәрү күздә тотыла бит.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: