Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Замир Мостафин үз урынындагы кеше

"Ахунова" хуҗалыгының бөртек складында тулы тәртип: чәчүлек орлык та күптән чистартылып, бүген-иртәгә кырга алып чыгып китәрлек итеп әзерләп куелган, бар җирдә уңган хуҗаларда гына була торган уңайлылык...

Склад хуҗасы Замир Мостафин әнә шулай бар нәрсәгә хуҗаларча карарга күнеккән - бөтен җирдә тәртип булганны ярата, әрәм-шәрәм итүләргә юл куймый һәм бар эшнең вакытында эшләнүен кайгырта. Менә быел да чәчүлек орлыкны инде гыйнвар аенда ук чистартып куйдылар. Хуҗалыкка күптән түгел генә кайтарылган ПСМ-10 бөртек чистарту машинасы бу эшне аеруча сыйфатлы итеп башкарыра мөмкинлек биргән быел. Бөртекләрне зарарламый гына, сәгатенә 10 тоннага якын орлык чистартырга мөмкинлек бирә торган бу машинаның өстенлекле якларын санап туя алмый З.Мостафин. Ә складта ел әйләнәсе эш бетеп тормый: язгы-көзге чәчү вакытларында орлыклар әзерләү белән шөгыльләнсәләр, кышын хуҗалык терлекләре өчен фуражын әзерләп, өлгертеп баралар. Кызу эш вакытларында склад хуҗасына кайчагында моторист та, электрик та булырга туры килә. Кулына ни тотса - шуны эшли белүенең нәкъ шундый чакларда кирәге чыга да. Чәчү кебек җаваплы чорда бар нәрсәнең дә вакытында өлгертелеп баруы кирәк бит, Замир Мостафингамоны яхшы аңлый. Чөнки 2006нчы елга кадәр 35 ел гомерен сәүдәгә багышлаган кеше ул елларда ук һәр ел саен язгы чәчүгә чәчүче булып чыга торган булган, урак чорында хуҗалыкның үлчәүчесе булып эшләгән, склад мөдире дә булып торган. Шуңа да бу тармакны биш бармагыдай белә, дияргә була. Кибеттә бергә эшләгән тормыш иптәше Вәсилә апа да бер үк вакытта хуҗалыкта да эшләргә дә өлгергән. Авылда исә Мостафиннар гаиләсе турында җылы фикерләр генә ишетәсең. "Тату гаилә, икесе дә тырышлар, уңганнар", - диләр алар турында. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр, икесе дә гаиләле икән инде, оныклар үстерәләр.
Ә хуҗалыкның бөртек складында чәчү вакытында эшләр бермәбер артачак. Чәчүлек орлыкларны чәчү алдыннан агулау, төяп җибәрү һ.б. эшләрне берничә кеше башкарачак. "Ахунова"лылар исә бу эшләр өчен әлләни борчылмыйлар - Замир Мостафин үз урынында булганда эшләрне оештыруда проблема да, тоткарлык та булырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язгы чђчњ "Ахунова" хуќалыгы бљртек склады