Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Зиирекледән Нуруллиннар кәҗә асрауны файдалы, диләр

Нуруллиннар - авылда иң беренче булып кәҗә үрчетергә алынган гаиләләрдән. Кәҗә асрый башлауларына дистә елдан артыграк икән инде аларның.

- Хәтерлим әле, беренче кәҗәне асрый башлаган гына вакыт. Каршы йортта яшәүче әби яныма килеп: "Син энем, ничек итсәң ит, әмма кечерәк булса да сыер асрарга тырыш. Ир-атка кәҗә тоту килешә торган эш түгел", - дип әйтте. Мин дәшмәдем. Берничә көннән иптәшем аша әбигә кәҗә сөте керттердем. Кәҗә сөтен татып карагач, әбинең фикере үзгәргән - бигрәк файдалы икән дип мактап туя алмады, - дип исенә төшерә ул елларны гаилә башлыгы Салих Нуруллин. Нишлисең, ул елларда "Кәҗә-мал түгел", - дигән фикернең халык арасында ныклап урнашкан вакыты булган шул. Хәзер исә вәзгыять үзгәрә бара - кайсы гына авылга барып чыкма, урам буйлап утлап йөргән кәҗәләрне еш очратасың. Менә Зирекле авылында да 20ләп хуҗалыкта кәҗә асрыйлар хәзер. Гадәттә пенсия яшенә җиткән гаиләләр арасында популяр икән кәҗә, яшьләр арасында да кәҗәгә күчүчеләр бар. Авылда яшь гаиләләрдән саналган Хәйбуллиннар да моннан ике еллап элек күчкәннәр кәҗә асрауга - балалар да тук, азыкка да зур чыгымнар кирәкми.
Азык дигәннән, ул сакалбайга сыерга караганда 6 тапкыр азрак кирәк икән. Азыкка талымлы түгел - Салих абый үзе әйтүенчә, конфеттан алып печәнгә кадәр -бар нәрсәне дә ашыйлар. Бөртеге дә, яшелчәсе дә, печәне дә ярап куя. Җәй буена йорт янәшәсендәге чирәмлектә булалар, үзләренә кирәк кадәрле азыкны шуннан җыялар. Ә кәҗә сөте сыер сөтенә караганда күпкә файдалырак һәм тизрәк тә үзләштерелә. Юкка гына сабыйларга кәҗә сөте эчерергә тәкъдим итмиләр, хәтта аллергиядән интегүче күкрәк балаларына да менә дигән ризык ул. Гаиләдә исә сөттән барлык төр ризыкларны - каймагын, эремчеген, катыгын әзерлиләр.
- Җәен 4 савым кәҗәбез бар иде. Һәркайсы көненә 2шәр литр сөт бирә. Шулай итеп, көн саен 8 литр сөт сава идек. Казаннан кайткан оныкларыбыз да кәҗә сөте белән рәхәтләнеп сыйландылар, - ди хуҗабикә Зөлфия апа да.
Кәҗәнең сөтеннән тыш итеннән дә файда күрәләр Нуруллиннар. Менә быел да кышкыга 8 кәҗә суйганнар. Берсе-берсе 10-17 кг.га кадәр җитә икән кәҗәләрнең. Шулай итеп, кыш чыгарлык ит була. Быел токымын да алмаштырганнар әле. Моңа кадәр Рус токымлы кәҗәләр асрасалар, хәзер Заанен токымлысын алганнар. Әйтүләренчә, мондый токымлы кәҗәләр 5 литрга кадәр сөт бирәләр, бер вакытта 3әр, хәтта 4әр бәрән китерәләр икән.
- Үз гомеребездә мал-туарның төрлесен асрап карадык. Әмма шуннан да кулайрагын тапмадык, - диләр хәзер Нуруллиннар һәм алдагы 20 елда алардан аерылмаячакбыз, дип өстиләр. Салих һәм Зөлфия Нуруллиннар лаеклы ялга киткәч ныклап торып дин белән дә кызыксына башлаганнар әле. Биш вакыт намазны калдырмыйлар, гарәпчә укырга, язарга өйрәнәләр, догалар ятлыйлар, дин нигезләрен өйрәнәләр.
- Биш вакыт намазга басу вакытны алмый, киресенчә, булган вакытны дөрес итеп сарыф итәргә, төгәл итеп бүләргә өйрәтә. Күңелдәге бушлыкны тутыру, сафландыру, тәртипкә өйрәтү ягыннан дин белән берни дә тиңләшә алмый, - ди Салих Шакир улы. Алга таба да тормышларын шул юлдан дәвам итмәкчеләр алар.
...Ә халык арасында кәҗә шулай акрынлап популярлаша бара. Хәзер аны берәү дә элеккегечә "Хәерчеләр малы" дип түгел, яратып, гаиләнең сөт ризыкларына ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндереп торырлык хайван итеп асрый. Әнә, Американың кайбер штатларында соңгы араларда кәҗә асрау модага кереп бара икән. Махсус кәрлә токымлы кәҗәләрне урамга йөртергә алып чыгу да дәрәҗәле санала, ди. Белмәссең, алга таба бездә дә кәҗә асрау модалы шөгыльгә әверелмәгәе әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия Нурлат районы