Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Талантларга бай Нурлат җире

Нурлат җире талантларга бай – быел районда икенче тапкыр үткәрелгән район үзешчән сәнгать фестивале моны тагы бер кат раслады.

Фестивальнең чәршәмбе көнне Мәдәният сарае сәхнәсендә үткән Гала-концерты номерларның төрлелеге, башкаручыларның сәхнә осталыгы, чыгышларның оригинальлеге белән сокландырды.

Укытучылар, нефтьчеләр, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәт куючылар, шоферлар, полиция хезмәткәрләре, тәрбиячеләр, сыер савучылар... Быелгы фестиваль дә төрле һөнәр  ияләрен бер сәхнәдә берләштерде. Ә сәхнәгә чыгучылар үз һөнәрләрендә генә түгел, сәхнәдә дә осталар  – күңелләрне кузгатырлык итеп шигырь сөйлиләр, моңлы итеп җырлыйлар, ут чыгарып бииләр, төрле уен коралларында  уйныйлар.

Быел район фестивале  Татарстанның 100 еллыгына багышлап “Минем туган җирем, данлы шәһәрем” үткәрелде, аның сайлап алу турлары гыйнвардан ук башланып киткән иде инде. Фестивальнең Гала-концерты  нәкъ менә шул темага чыгышлар белән башланып китте дә. Татар, рус, чуваш телләрендәге җырлар, төсле костюмнардан башкарылган төрле милләт биюләре, шигырьләр төбәгебезнең күпмилләтле, тату халкына чын мәгънәсендә мәдхия булып яңгырады. Аларны исә икенче – Халык блогы алыштырды. Шәһәр һәм авылларда эшләп килүче колеективларның осталыгы  тамашачыларны аеруча сокландырды. Андреевка авылыннан Василий Абрамов җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле яңгыраткан милли көйләр дә алкышларга күмелде.

  • Ансамблебез инде күптәннән эшләп килә. Ел да төрле бәйгеләрдә чыгыш ясыйбыз. Ә район фестивалендә аеруча яхшы кәеф белән чыгыш ясадык. Залның тамашачылар белән тулы булуы, һәр номерны алкышларга күмүе дә күңелле, ди ул.

Халык көйләрен исә хәрби темага чыгышлар алыштырды, аларга  Балачак темасы кушылып китте. Нурлат мәктәп-интернаты педагогик коллективы хорының   “Не отнимайте солнца у детей” җыры исә берәүне дә битараф калдырмагандыр, укытучылар һәм укучыларның үзенчәлекле композициясе һәр чараның бизәге булырлык. Җыр-биюләрне исә төрле уен кораллары моңы алыштырды. Әлбәттә инде, эстрада көйләре, яшьләр темасы да чит түгел аларга. Соңгы – Мәхәббәт һәм Яшьләр блоклары якты төсләр, оригиналь номерларга гаҗәеп бай булды. Гомумуән, өч сәгатьтән артыграк дәвам иткән концерт бер тында, сизелмичә дә үтеп китте.

Гала-концертта чыгыш ясаучыларны һәркайсы дипломнар белән бүләкләнде, ә  иң актив предприятие, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре сәхнәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов   кулыннан бүләкләр алды. Алар арасында “Татмедиа” җәмгыятенең “Нурлат” телерадиокомпаниясе, җылылык челтәрләре предприятиесе, “Нурлатнефть” НГДУсы, “ТатРИТЭКнефть” ТППсы,  мәгариф бүлеге, авыл җирлекләре һәм башкалар  бар иде. Шулай итеп, быелгы район фестивале тәмам. Ә тамашачылар яңа талантлары ачучы, Нурлат сәхнәсендә яңа йолдызлар кабызучы кирәкле һәм мөһим чараның дәвамлы булуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев