Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

10 ноябрьдә нурлатлылар эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәкләр

10 ноябрь - Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы бүлеге коллективы да киләсе дүшәмбедә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.
Личный состав һөнәри бәйрәмне хезмәтләрендә яңа казанышлар белән, эчке эшләр органнарының заманча җәмгыятьтәге ролен, кешеләрнең тормышын һәм хезмәтен тыныч итү өчен тиешле шартлар тәэмин итүгә тырышып көч куярга кирәклеген аңлап каршы ала. Моны саннардан да күрергә була. Быел МВД бүлегендә 438 җинаять теркәлгән, бу узган елгыдан 10 процентка кимрәк. Җинаятьләрне ачу проценты 58,8дән 68,2 процентка арткан. Нәтиҗәле эштә һәркемнең өлеше бар. Биредә бигрәк тә икътисади куркынычсызлык төркеме өлкән оперуполномоченные Илфат Туишев, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Ольга Зайцева, участок уполномоченные Рәсим Мөхәммәтгалиев, юл-патруль службасы инспекторы Илназ Җиһаншинны аерым билгеләп үтәләр.
- Тулаем илебез тарихында Ватанны саклаудан да изгерәк бурыч һәм дәрәҗәлерәк вазифа булмаган. Хәрби антка, офицерлык намусына тугрылык бүгенге көндә дә буыннардан буыннарга күчеп килә, - дип билгеләп үтә Нурлат эчке эшләр бүлеге начальнигы Хафиз Нургатин.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең кыйблалары - гражданнарның гомерен, сәламәтлеген, законлы хокукларын яклау, җәмгыять һәм дәүләтебезне җинаятьчел һәм башка золымнардан саклау.
- Личный состав хәрби һәм хезмәт традицияләрен алга таба да саклап, аларны тагы да баетып, безнең алдыбызга куелган бурычларны намуслы башкарып торачагына иманым камил, - дип дәвам итә Хафиз Нургатин. - Бу көнне күпьеллык һәм фидакарь хезмәтләре, яшь хезмәткәрләрне Нурлат милициясенең иң данлыклы традицияләрендә тәрбияләү һәм һөнәри яктан үстерү эшендә булышулары өчен Ильяс Туктаров, Идрис Кәримов һәм Айрат Габдрахманов кебек ветераннарыбызга аерата җылы рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев