Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

100 яшьлек ветеран авылдагы өенең коймаларын яңарттырган

Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Исхак ага Каняфин 101 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте.

Фома авылында туып-үсеп сугышка алынган, картлык көннәренә кадәр шунда гомер кичергән Исхак ага бүгенге көндә улының гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши. Җае чыкканда туган якларына кайтып, Нурлатта ветераннарны тораклы итү программасы буенча алынган фатирына һәм авылдагы нигезенә күз-колак булып китәргә дә җай таба. Авылдагы йорты аеруча кадерле ветеранга, шуңа җәйге кайтуында өе тирәсендәге коймаларын да яңарттырып киткән әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ветеран