Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

15 майдан 30 майга – әбунәчеләр өчен акция

Бүген, 12 майда районара почтамт җитәкчелеге хат ташучылар белән киңәшмә үткәрде. Сөйләшүдә төп тема итеп 2014 елның икенче яртыеллыгына әбунә кампаниясен уңышлы оештыру мәсьәләсе куелган иде.

Хат ташучылар алдында "Дуслык"("Дружба","Туслах") газетасы баш мөхәррире Сәкинә Хәйруллина да чыгыш ясады. Ул әбунә барышында укучыларны кызыксындыру максатыннан редакция тарафыннан үткәреләсе чараларны бәян итте, бергәләшеп эшләргә чакырды. Шунда ук баш мөхәррир "Татмедиа" ААҖ тарафыннан хат ташучылар арасында игълан ителгән конкурс шартлары белән дә таныштырды. Районара почта бүлекчәсе начальнигы Рәфис Ногманов сүзне дәвам итеп, 15 майдан 30 майга кадәр Россия почтасы тарафыннан әбунәчеләр өчен акция игълан ителүен хәбәр итте, аны тулы куәтенә файдаланырга чакырды. Аннан почтачылар агымдагы мәсьәләләрен карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат