Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

2018 елның беренче көнендә үк район үзәк хастаханәсенең бала тудыру йортында яңа туган бала тавышы яңгырады – 1 гыйнвар көнне 7.20 сәгатьтә нурлатлы Семихиннар гаиләсендә кыз бала дөньяга килде

Икенче ел инде районыбызда яңа туган балалар исәбен кызлар ача.

3 килограмм 600 грамм авырлыктагы, 57 сантиметр озынлыктагы кызларына Семинихиннар Анастасия дип исем кушканнар. Сүз уңаеннан, бу аларның беренче балалары да әле. Ата-аналар фаразлавы буенча, әлеге бәхетле вакыйга берничә көн соңрак булырга тиеш булган, әмма сабый Яңа елны бәйрәм иткәннән соң ук аларга бүләк ясарга ашыккан.

- Россия Президенты Владимир Путинның бәйрәм мөрәҗәгатен һәм Кремль курантлары сукканын без өйдә тыңладык, туганнарыбыз белән котлаулар һәм теләкләр алмаштык. Барысы да гадәттәгечә иде. Бары иртә белән генә вакыт җиткәнен аңладык һәм бала тудыру йортына юл алдык. Ике сәгатьтән исә тормышымдагы иң якты вакыйга булды - кызыбыз туды, - дип сөйли Елена Семенихина. - Барысы да яхшы үтте. 9 гыйнварда безне өйгә чыгардылар.

Шул ук көнне Семенихиннар кызларының беренче документларын - туу турында таныклык та алганнар. Исемен исә бала туар алдыннан ук уйлап куйган булганнар.

- Балабыз туачагын белгәч, малай өчен дә, кыз өчен дә исемнәр сайлап куйдык. Кызыбызга Настя дип исем кушарга мин тәкъдим иттем, иремә ошады, шуңа бу хакта бәхәсләр тумады.

Хәзер Настя әтисе белән әнисе канаты астында үсә һәм ныгый. Яшьләрнең мәшәкатьләрен әбиләре дә зур шатлык белән бүлешә.

Яңа елда туган бала, һичшиксез, бәхетле була, дип санала. Хәзер исә Елена һәм Данил Семенихиннар гаиләсе өчен Яңа ел икеләтә бәйрәмгә әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев