Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • 22 декабрьдән район юлларында “Бала – төп пассажир” профилактик акциясе старт алды

    Ул "Кышкы каникуллар" оператив- профилактик чарасы кысаларында уза һәм 11 гыйнварьга кадәр дәвам итәчәк.

    - Бу чорда балаларын махсус кәнәфиләрдә һәм иминлек каешларын каптырмый йөрткән әти-әниләр күз угында булачак, - ди ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов. - ЮХИДИ инспекторлары мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә янында тикшерүләр алып бара. Район юлларындагы статистика бер дә сөенерлек түгел: агымдагы ел эчендә генә дә балалар катнашында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда 8 сабый зыян күрде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: