Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

23 март – бөтендөнья метеорологлар көне

Өйдән чыгып китәр алдыннан иң беренче эш итеп без урамдагы һава торышы белән кызыксынабыз.Кемдер тышкы яктан тәрәзәгә беркетелгән термометрга күз сала, икенчеләребез "Ә хәзер һава торышы хакында" дигән сүзләрне ишетү өчен телевизор, радио кабыза...

Чулпан метеорология станциясендә 6 кеше эшли. Метеостанция начальнигы Наталия Матвеева җитәкчелегендә т ехник-метеорологлар Иван Тафеев, Наталия Клочкова, Любовь Клявлина һәм Наталия Бондарева тәүлек әйләнәсе һава торышы үзгәрешләрен күзәтә.
- Үз эшебездә без температура, дымлылык, җилнең юнәлешен һәм тизлеген, яңгырны үлчи торган датчиклар урнаштырылган автоматик метеорологик комплекстан файдаланабыз, - дип сөйли метеостанция начальнигы Наталия Матвеева.
- Метеостанциядә шулай ук радиация дә үлчәнә, атмосферадан төшә торган радиоактив матдәләр билгеләнә.
Алынган мәгълүматлар буенча Гидрометеорология һәм тирә-як мохитка мониторинг буенча идарә һава торышын фаразлый, территориябездә куркыныч метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүләрен ясый.
Метеорологик мәгълүматлар көндәлек тормышыбыз өчен мөһим, ул район администрациясе, коммуналь һәм юл службалары, иминият компанияләре һәм башкалар өчен кирәк. Авыл хуҗалыгы өчен дә ул әһәмиятле роль уйный.
- Районыбызда агрометеорологик күзәтүләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе өчен алып барыла, аларга авыл хуҗалыгы культураларының үсеше, туфракның дымлылыгы турындагы мәгълүматлар тапшырыла, - диде Наталия Ермиловна.
- Кышкы чорда кар катламының биеклеге, туфракның туңу тирәнлеге, уҗымнар буенча күзәтүләр алып барабыз. Авыл хуҗалыгы культуралары өчен килеп туган куркыныч шартларны күзәтүгә аеруча зур игътибар бирәбез. Болар - корылык, коры җилләр, кырау төшү, кышкы чорда туңу, парлану һәм боз катламыннан зарарлану булырга мөмкин. Әлеге эшчәнлекне техник-агрометеоролог Александр Матвеев алып бара.
Чулпан метеостанциясенең һәр хезмәткәре зур тәҗрибәгә ия һәм үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белә, моннан тыш, алар яңа программалар да үзләштерәләр. Наталия Матвеева сүзләренә караганда, күзәтүләрнең сыйфатын яхшырту өчен хезмәткәрләрнең үзләренә дә камилләшергә, белемнәрен күтәрергә кирәк. Чөнки аларның бурычы һава торышы көйсезләнгәнче дөрес мәгълүматлар биреп калу бит.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат метеорологлар көне

2
X