Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

2363 номерлы Урта Камышлы сайлау участогы: ике озын гомерле һәм ике яшь сайлаучы

Сайлауларны гадәттә сайлаучыларның югары активлыгы шартларында үткәрергә күнеккән Урта Камышлы авылында тавыш бирү көне чын-чынлап бәйрәм рухын алды.

Иң беренче булып участокка бертуган Алексей һәм Андрей Григорьевлар килделәр. Алексей, яшь сайлаучы буларак, бүләк тә алды әле. Икенче яшь сайлаучы Кристина Назарова да комиссиянең шундый игътибарына лаек булды.
-Сәгать 11гә 29 процент халык тавыш бирде. Иң озын гомерле сайлаучыларыбыз - 98 яшьлек Виктор Николаев һәм 90 яшьлек Мария Романованы өйләренә барып сайлатабыз,-диде участок сайлау комиссиясе Федор Миронов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайлаулар Урта Камышлы