Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

24 – 30 АВГУСТКА ЙОЛДЫЗНАМӘ

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, матди кыйммәтләргә ирешү өчен бик күп көч куйсагыз да, финанс хәлегезне яхшыртуга ирешә алмассыз. Башкарган эшегезнең нәтиҗәсе юк кебек тоела сезгә. Үзегезне ялгыз дип уйлап, ялгышасыз. Тормышның уңай якларын күрә белергә дә кирәк.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезнең тормышта кискен үзгәрешләр көтелә. Моңа әзерләнү генә түгел, аны кабул итәргә дә әзер булу кирәк. Үзгәрешләр иң беренче чиратта якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләргә кагылачак. Бәлки, кайберәүләр белән араларны да өзәргә туры килер.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, шәхси тормышыгыздагы үзгәрешләргә сез дә, янәшәгездәге кешеләр дә әзер түгел. Бу исә конфликтка китерергә мөмкин. Бөтенесенә дә сез үзегез гаепле, башкалар түгел, шуңа эмоцияләрне һәм хисләрне йөгәнләргә тырышыгыз.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, актив көрәш һәм үз позициягезне яклау зарурлыгы юк кебек хәзер. Финанс хәлегез зарланырлык түгел. Гел матди хәлегез турында гына кайгыртып, тормыштагы рухи кыйммәтләр турында онытып җибәрүегез бар.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, хәзер сез яңа эшләр башларга әзер, киләчәккә планнар төзү белән мәшгуль. Әмма аларны тормышка ашыру вакыты җитмәде әле. Сезгә караганда тормыш тәҗрибәсе зуррак булганнар киңәшенә колак салу комачауламас.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, сезнең өчен атна уңышлы булыр. Нинди генә эшкә алынсагыз да, авырлыкларсыз башкарып чыгарсыз. Шуңа да үз-үзегезгә ышаныч артыр. Фикерегезне яклау өчен көч табарсыз. Максатыгызга ирешү өчен барысына әзер булуыгызны башкаларга да белгертерсез.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, бу атнада сез бик тә тыныч булырсыз, чөнки тормыш шартлары шулай таләп итәчәк. Теләсә нинди очракта да сез тукталып калырга, кирәкле карар кылырга әзер булырга тиеш. Нәрсәгәдер ирешү өчен сезнең бу дөньяны дөрес итеп кабул итә белүегез кирәк.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, бу атнада буш хыяллар әсирендә булганга, нинди карар кылырга, кайсы юлдан барырга кирәклеген белмәячәксез. Шуңа да яңа эшләр башлаудан тыелып торуыгыз яхшырак булыр. Хәзерге вакытта иң яхшысы бөтен нәрсәне үз агымына кую.
УКЧЫ (23.11-21.21)лар, депрессиягә бирелү куркынычы бар. Ә ул үз чиратында тирә-юньдәгеләр белән араларны бозуга, конфликтлы хәлгә китерергә мөмкин. Бу халәттән чыгу юлы күренми. Сабыр булырга тырышыгыз.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, сезнең өегездә дә, эчке халәтегездә дә тынычлык, татулык хөкем сөрә. Дусларыгыз яисә туганнарыгызның килеп чыгуы көндәлек тормышыгызны төрләндереп җибәрер. Финанс хәлегез дә уңай якка үзгәрер. Башкаларның ихтирамын казану ихтималы бар.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, аралашу, хис-тойгыларны белдертү өчен уңай атна. Ә менә матди хәлегезне яхшы дип булмый. Гаиләгездә, шәхси мөнәсәбәтләрдә бар да уңай, сез теләгәнчә булачак. Романтик очрашулар да инкарь ителми. Финанс хәлегезне кайгыртуны башка атнага калдырып торырга туры киләчәк.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, әзрәк ял итеп алу комачауламас кебек. Матди хәлегез тотрыклы булганга, эмоциональ халәтегез дә начар түгел. Акыл эшчәнлеге белән шөгыльләнеп алу сезнең файдага гына. Барысы да яхшы булып артык иркенәеп китмәскә генә киңәш итә йолдызлар, чөнки ак полосадан соң карасы да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Йолдызнамә