Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

27 нурлатлы штраф түләячәк

Административ комиссиянең чираттагы утырышында Татарстан Республикасы КоАПының 3.6 маддәсе нигезендә төзекләндерү турында 27 беркетмә каралды.

Экологик служба, административ комиссия, район башкарма комитетының административ җаваплылык турында беркетмәләр төзү буенча упономоченныеның чираттагы рейдыннан соң чакрыу кәгазьләре һәммәсенә да таратылса да, комиссиягә барысы да килүне кирәк дип тапмаган.
Бу көнне килүчеләр арасында Түбән Нурлат микрорайоны кешеләре дә бар иде. Мондый комиссияләрдә үзеңнең хаклы булуыңны исбатлап тору - вакытыңны бушка уздыру. Чөнки административ комиссия әгъзалары закон бозуны күрсәткән беркетмә белән бергә фотоотчет та теркиләр. Түбән Нурлатта яшәүче пенсионер да бәхәскә кереп тормады, муниципаль җир саналган йорт яны террриториясендә салам төргәкләре урнаштырып, дөрес эшләмәвен таныды. Бер яктан караганда, аны аңларга да була. Кышкыга терлекләренә азык әзерләгән, газүткәргеч комачаулаганлыктан, төргәкләрне ишегалдына кертә алмаган. Тәгәрәтеп кертер өчен исә көннәр суытуын көткән. Бу очракта кешенең закон маддәсенә бармак аша карамавы да күренеп тора, чөнки төзелеш материаллларын саклау өчен ул рөхсәт алган. Әмма штраф белән килеште. Ә менә аның авылдашы, киресенчә, үзен хаклы дип саный.
- Башта кисәтү булырга тиеш иде. Безгә бу ике мең сум җиңел генә килми, - ди ул штраф суммасын истә тотып. Әмма йорт яны территориясендә нинди дә булса материаллар яки әйберләрне сакларга ярамавы, бик кирәк булганда рөхсәт алырга кирәклеге хакында бу микрорайон халкы да белергә тиеш. Элегрәк, Түбән Нурлат авыл булып саналганда да авыл советы җитәкчелеге ишегаллары буйлап йөреп, йорт яны территориясен тәртиптә тотарга кирәклеге турында кисәтеп йөргән.
- Без КоАПның төзекләндерү турындагы санкцияләрен үтибез. Анда кисәтү каралмаган, - дип аңлатма бирә район Советы юристы, административ комиссия әгъзасы Александр Ханеня.
Комиссиягә шулай ук Нурлатның Чапаев урамында яшәүче хатын-кыз да чакырылган иде. Җәзадан аны хәтта йорт яны территориясендә чәчәкләр үстереп, урамны ямьләндерергә тырышуы да коткарып кала алмады. Өстенә үскән үләннәргә караганда, ком өеме биредә күптән ята инде. Рейдтан соң территорияне тәртипкә китергәннәр дә үзе, әмма фактка карата беркетмә төзелгән һәм аны кире кайтарып булмый.
Комиссиядә башка төрле мәсьәләләр дә каралды. Административ хокук бозулар турында кодексның шул ук маддәсе буенча 4 беркетмә сәүдә нокталары - "Берлога" кибете, УТТ янындагы ларек, элеккеге "Нефтьче" клубы, "Ашамлыклар" кибете территорияләрен карап торуга кагылышлы иде. Бинаның ямьсез фасады, пандусларның юклыгы һәм кулай тирәлек буенча башка моментлар - алар һәм башка шундый нәрсәләр өчен шулай ук җәза каралган.
Комиссия утырышында катнашкан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин мондый хокук бозучыларга карата таләпчәнек күрсәтте.
- Янындагы территориясе тәртипкә китерелеп, төзекләндерелми торып, сәүдә ноктасын ачарга ярамый, - диде ул. Утырышка исә чакырылган 4 физик затның нибары берсе генә килгән иде. Аның Кариев урамының очында урнашкан кибетенең территориясе асфальтланмаган, пандусы, утлары юк. Нәгыйм Сафиуллин андыйларны тәртипкә утырту өчен үз чарасын да тәкъдим ите: - Мондый хуҗаларны һәр атна саен чакырырга һәм җәза бирергә кирәк. Чөнки кибет төзелешенә рөхсәт алганда, территорияне төзекләндерү мәҗбүри шарт булып тора бит.
Ә чакыру кәгазен санга сукмыйча, комиссия утырышына килмәүчеләр тагы да кырысрак җәза да алырга мөмкин. Комиссия секретаре Вера Мальцева әйтүенчә, андый очракта КоАПның 3.6 маддәсе белән бергә җирле үзидарә органнарының хокукый актларын үтәмәгән өчен 2.6нчысын да кулланырга мөмкин, моның өчен дә штраф санкцияләре каралган. Административ комиссия кабат рейд вакытында хәлнең төзәтелмәвен ачыклаган очракта да штраф салынырга мөмкин.
Административ комиссиянең карарлары кемгәдер бик кырыс та булып тоелыр, бәлки. Әмма бер күршенең ваемсызлыгы аркасында нишләп урамда яшәүче башка кешеләр, ә эшмәкәрнең сәүдә ноктасының тышкы күренешендә экономияләп калырга тырышуыннан шәһәребезнең йөзе зыян күрергә тиеш ди әле?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат