Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • 2нче мәктәп директоры урынбасары Гүзәл Бурлакова укытучы булырга балачактан хыялланган

    Укытучылар көне алдыннан без мәгариф өлкәсендә 40 елдан артыграк эшләүче, хезмәте белән коллегаларының, укучыларының һәм аларның әти-әниләренең мәхәббәтен һәм ихтирамын яулаган педагог турында сөйләргә телибез, ул – 2нче мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Бурлакова.

    Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары нинди булырга тиеш? Гүзәл Гәрәевнага карап, нәкъ менә аның шикелле дип ышанып әйтергә була. Тормыш сөючән, таләпчән, нык холыклы һәм оптимистик рухлы, үз-үзен камилләштереп кенә калмыйча, тирә-яктагыларны – мәктәп, педагогик коллектив һәм укучыларны яхшы якка үзгәртергә омтылучы кеше. Әдәпле һәм педагогик яктан белемле, теләсә нинди хәлләрдә дә әңгәмә корып, ярдәм итәргә әзер булган укытучы-дипломат. Нәселләрендә педагоглар булмаса да, ул әле балачагында ук һичшиксез укытучы булырга карар бирә. Гүзәл Бурлакова сүзләренә караганда, гомерен балаларны тәрбияләүгә багышлау теләге әбисе йогынтысында туган.

    «Без балалар бакчасына йөрмәдек, әти белән әни һәрчак эштә иделәр. Бөтен вакытыбызны әби янында үткәрдек. Белеме булмаса да, ул һәрвакыт безне мавыктыра, кызыксындыра, нәрсәгә дә булса өйрәтә иде. Безнең өчен нинди дә булса шөгыль уйлап таба, хәтта күрше балалары да безгә еш керә, аны үз әбиләре дип йөртәләр иде», – дип искә ала Гүзәл Гәрәевна.

    Мәктәп бусагасын пионерлар әйдәманы буларак атлап кергән Гүзәл Бурлакова биредә бүгенгә кадәр хезмәт куя. Озак еллар тарих дәресләре укыткан. Үзенә ныклы белем биреп кенә калмыйча, бар яктан үрнәк булган укытучыларын хәзер дә рәхмәт белән искә ала, алардан кабул итеп алган традицияләрне бүген дә дәвам иттерә. Боларның барысы да Гүзәл Гәрәевнага үз эшчәнлеген директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары буларак алып барырга ярдәм итә.

    «Тәрбия бирү – бик киң өлкә. Биредә укыта торган фәнеңне яхшы белүче педагог та, балалар һәм өлкәннәр психологы да булырга кирәк. Чөнки укучылар белән эшләүдән тыш, мин сыйныф җитәкчеләрен дә җитәклим», – дип үз эшенең нечкәлекләре белән таныштырды ул, – Һәр баладагы потенциалны күреп алып, аны кирәкле юлга кертеп җибәрү, нәрсә өчендер мактау яисә әрләү дә мөһим».

    Атнасына җиде көн 24 сәгать буе диярлек нон-стоп режимында эшләү, коллегалары һәм укучылар белән элемтәдә булу – хезмәтнең әлеге форматы һәркемнең дә көченнән килми. Гүзәл Бурлакова эшнең мондый ритмына ияләшкән һәм башкача булдыра да алмый инде – һәрвакыт хәрәкәттә, вакыйгалар үзәгендә ул. Ә энергия һәм көр кәефне укучыларыннан ала, чөнки һәркайсының уңышына үзенеке кебек сөенә.

    «Югары казанышлар яулау, абруйлы хезмәт яисә соңгы партада тыныч кына утырган берәр баланың гаилә бәхетеме – уңышның нинди булуы мөһим түгел. Әгәр дә чыгарылыш укучысы тормышта үз юлын тапкан икән, димәк укытучы һөнәре бушка булмаган. Һәм биредә синең дә өлешең кергәнен тою бик күңелле», – ди елмаеп укытучы.

    Яраткан эше тормышының күп өлешен алып торса да, Гүзәл Гәрәевна ял итәргә да вакыт таба.

    «Мин укырга бик яратам, хәтерлим әле, әнием йортында бик зур китапханә бар иде. Хәзер, әлбәттә, ошаган китапны үзем белән алып йөрү мөмкинлеге юк, шуңа күрә аларның электрон версияләрен укыйм», – дип уртаклашты әңгәмәдәшем.

    Ул элеккеге совет фильмнарын да карарга ярата, күптән түгел исә тагын бер мавыгуы барлыкка килгән – балыкчылык белән шөгыльләнә башлаган. Һәм боларның барысы да туганнары һәм якыннары арасында тормышка ашырыла.

    Гүзәл Бурлакова – яраткан тормыш иптәше, назлы әни. Бер ел элек исә әби статусына да ия булган. Оныгы Егорны ничек яратуы хакында сорап та торырга кирәкми, аның турында сүз чыгу белән үк бәхеттән күзләре яна башлый аның. Һөнәри бәйрәменә килгәндә,

    Гүзәл Бурлакова укытучы өчен иң яхшы бүләк иҗади уңышлар, хезмәттән тәм табып эшләү, коллегаларының ихтирамы, ә иң мөһиме – укучылары һәм аларның ата-аналарының рәхмәте һәм хөрмәте, дип саный.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: