Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

30 апрель көнне гомумшәһәр өмәсе үткәреләчәк

Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров үткәргән әлеге киңәшмәдә бүген, 28 апрель көнне, көн тәртибендә торган иң мөһим мәсьәләләргә өстенлек бирелде. Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы Хафиз Нургатин быелның 3 аенда районда хокук саклау эшчәнлеге турында информация ясады. Мәгълүматлардан күренгәнчә, исерек килеш җинаять кылучылар, авыр җинаятьләр саны арткан,...

Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров үткәргән әлеге киңәшмәдә бүген, 28 апрель көнне, көн тәртибендә торган иң мөһим мәсьәләләргә өстенлек бирелде. Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы Хафиз Нургатин быелның 3 аенда районда хокук саклау эшчәнлеге турында информация ясады. Мәгълүматлардан күренгәнчә, исерек килеш җинаять кылучылар, авыр җинаятьләр саны арткан, урлаулар буенча узган елдан 110 җинаять ачылмыйча калган. Бүлек начальнигы быелдан ирекле халык дружиналары эшен көчәйтергә ниятләрен җиткерде, узган елдан аңа яңача якын килергә хокукый нигез бирерлек закон да кабул ителгән. Равил Әфраимович шәһәрдәге 16 видеокамераның эшенә анализ ясап, нәтиҗәлелекне күтәрү буенча тәкъдимнәр эшләргә кушты.
Район мәгариф идарәсендә бүген төп мәсьәлә-бердәм дәүләт имтиханнарына, балаларның җәйге ялын оештыруга әзерлек, район башлыгы һәр икесенә дә җаваплы карарга чакырды."Заречный" лагерен сезонга әзерләү максатыннан корпуслар оешма-предприятиеләргә беркетелде, якын көннәрдә эшләрнең барышын район җитәкчесе үзе барып карарга булды. Шуннан соңгы ике чыгыш шәһәрнең көнкүрешенә кагылышлы иде. Санитар икеайлык кысаларында шәһәрне чистарту һәм төзекләндерү барышы белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин таныштырды.Һава торышы начар торганлыктан, өмәләр көтелгәнчә нәтиҗәне бирмәгән әле. Алда бәйрәмнәр, һәм якын арада чокыр ремонтын тизләтү, юлларга разметкалар ясау, аншлагларны, баннерларны, автобус графикларын яңарту, балалар мәйданчыкларын буяу кебек вак эшләрне башкару сорала. Чүпләрне озату, шәһәрне яшелләндерү буенча да сүз булды. 30 апрель көнне төштән соң гомумшәһәр өмәсе үткәрергә, дип хәл ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат