Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • 30 августта Республика көнен нурлатлылар спорт-мәдәни программа белән бәйрәм иттеләр (ФОТО)

    Шәһәр паркында Республика көненә багышланган бик күп чаралар узды.

    Нурлатлыларны һәм район кунакларын бәйрәм белән район башлыгы Равил Кузюров котлады. Бәйрәмне район матур күрсәткечләр белән каршы ала - бу Нурлат нефтьчеләренең 50нче миллион тонна нефтьне чыгаруга китүләре, урып-җыю кампаниясенең республикада лидерлар рәтендә булуы - район һәм шәһәребезнең инфраструктурасын яхшырту, - дип Равил Әфрәимович нурлатлыларны республика Президенты исеменнән котлады. Бәйрәмдә нурлатлылар район һәм шәһәр укучылары арасында узган II Спартакиадада катнаштылар, район башкарма комитетының мәдәни-үсеш бүлеге әзерләгән зур концертын карадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: