Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

4 октябрьдә Нурлат районында гражданнар оборонасы буенча тренировкалар узачак

4 октябрьдә Нурлат районында җирле үзидарәләр органнары, оешмалар һәм предприятиеләр катнашында гражданнар оборонасы буенча тренировка үтәчәк.

Бу хакта 18 сентябрь көнне эвако-кабул итү комиссиясенең хакимиятнең зур залында үткән киңәшмәсендә хәбәр ителде. Бөтенроссия тренировкалар көнен Татарстанда үткәрү хакында Республика Премьер-министры Илдар Халиковның, Нурлат районында уздыру турында район гражданнар оборонасы җитәкчесе - район башлыгы Наил Шараповның Әмерләре бар, аңа әзерләнү һәм үткәрүнең планы төзелгән, җаваплы затлар билгеләнгән. Болар хакында киңәшмәдә Нурлат районының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлеге әйдәп баручы консультанты Фәридә Борһанова бәян итте. Ә халык бу уңайдан нәрсәләр белергә тиеш?
- Бу көнне иртәнге 9да урамда сирена тавышы һәм "Внимание всем!" дигән сигнал яңгыравы ихтимал. Ул төрле- һава, химик һәм радиацион куркыныч турында тревога булырга мөмкин. Бу очракта кешеләр укрытиеләрдә яшеренергә тиешләр. Безнең шәһәрдә радиациягә каршы 21 укрытие бар, болардан тыш һәркем үз подвалына яки башка ышанычлы урынга яшеренә ала, - диде Фәридә Таһировна. - Әлбәттә, бу шартлы рәвештә башкарыла, тренировка бит кешеләр гадәттән тыш хәл очрагында үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеген белсен өчен үткәрелә.
Калган чаралар тренировка үткәрүдә турыдан-туры катнашучылар белән план нигезендә алып барылачак, гомумбелем бирү учреждениеләрендә занятиеләр үтәчәк. Кабул итү-эвакуация пункты исә Иске Чаллы авыл җирлегендә җәелдереләчәк.
Киңәшмәдә оешма-предприятиеләрдәге шәхси саклану чараларын инвентарьлаштыру темасы да күтәрелде. Сүз кыска булды, чөнки күп оешмаларда ул бөтенләй юк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат