Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

7 сентябрьдә нурлатлылар башкалада көзге ярминкәне ачачаклар

Бу шимбәдә Нурлат авыл эшчәннәре Казанга, тәүге авыл хуҗалыгы ярминкәсенә китәләр.

Быелгы көзге ярминкәләр форматы бераз үзгәрәк булачак: сату өчен төп мәйдан Агросәнәгать паркы территориясендә оештырылачак. Безнең нурлатлылар да шимбә көнне шунда сәүдә итәчәкләр. Беренче ярминкәдә районнан 40лап сәүдә ноктасы барачак, дип ниятлиләр. Шул рәвешле көз дәвамында нурлатлылар башкалада жиде тапкыр ярминкәдә катнашырга тиеш булачаклар. Хәтерләсәгез, узган көз безнең район Чехов базарында казанлылар өчен шулай ук җиде тапкыр ярминкә оештырган иде, һәм алар һәрберсеннән рәхмәт сүзләре ишетеп кайттылар.
Район җитәкчелеге әйтүенчә, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе бераз соңрак Нурлат халкы өчен дә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат