Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

70 ел элек Венгриянең Эгер шәһәрен азат итүдә нурлатлылар да катнашкан

"Эгер шәһәрен азат итүдә катнашкан гвардия өлкән сержанты Шакир Хәбибулла улы Рәҗәповка. Советлар Союзы Маршалы Югары Главнокомандующее иптәш Сталинның 1944нче елның 30нчы ноябрендәге Әмере белән Сезгә Эгер шәһәрен азат итүдәге хәрби хәрәкәтләрдә яхшы катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерелә" - Якты Күл авылыннан хәрби хезмәткә алынып, сугышны башыннан азагына кадәр узган Миншакир...

Моннан нәкъ 70 ел элек Венгриянең Эгер шәһәре янында барган сугышларда катнашуы өчен бирелгән булган ул Миншакир Рәҗәповка. Ул чагында Эгер шәһәрен азат итүчеләр арасында ул хезмәт иткән 2 Украина Фронтының 3 гвардия һава десант дивизиясе дә була. Һәм азат итүчеләрнең барысына да И.В.Сталин әмере нигезендә рәхмәт белдерелә, ә Мәскәүдә 124 орудиядән 12 артиллерия залпы белән салют бирелә. Рәхмәт хатына гвардия генерал-майоры Иван Никитич Конев кул куйган.
Миншакир Хәбибуллович 1945нче елда сугыштан Җиңү белән кайтып, туган җирендә лаеклы хезмәт куя: озак еллар җирле колхозны җитәкли, район комитетында, шәһәр советында эшли, урман сәүдәсе склады директоры була. Кайда гына эшләмәсен, авылдашлары аны ярдәмчел, кешелекле иде, дип искә алалар. Миншакир Хәбибулла улы 1999нчы елда 82 яшендә вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат