Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Абдулвалиева Бибиҗамал Галиулла кызын шәхси календарендагы 90 яшьлек 

Юбилее белән Нурлат муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Динә Камил кызы Хөҗҗәтова һәм Нурлат муниципаль районының "Гармония" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Рәзинә Габдулла кызы Хисаметдинова котлап, район Башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин исеменнән изге теләкләр, бүләк тапшырдылар. Аңа ныклы исәнлек теләделәр.

 Бибиҗамал Галиулла кызы

1932 нче елның 11 нче августында Бикүле авылында гаиләдә 5 бала арасында, ике абыйсыннан соң 3 нче бала булып дөньяга туа.

Колхозлашу чоры, ачлык заманы, бик авыр вакытларга туры килә аның туган еллары. Кечкенәдән Бибиҗамал эне-сеңелләренә зур апа, әти-әнисенә ярдәмче, әти-әнисе эштә вакытта гаиләдә ашарга пешерүче, “йорт учагын” саклаучы булып үсә. 

Бөек ватан сугышы башланганда 9 яшь кенә була эле аңа. Хәзерге заман күзлегеннән караганда 9 яшь бик кечкенә кебек. Ә ул михнәтле елларда башка чара булмагач, кайда нинди эш бар, кулыннын нинди эш килә, барысын да татып карарга, тормыш арбасын тартырга өйрәнергә туры килә. Ни кызганыч, шатлыклы, уен-көлкеле балачакны күрмәгәннәр дә диярлек ул заман балалары.

Реклама

Әтисе Галиулла Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр узып, исән сау әйләнеп кайта. Ә Бибиҗамалга, йорт башлыгы өйдә булмаганда, абый-энеләре, сеңелләре белән берлектә ачлыкны, михнәтне күп күрергә насыйп була. Черек бәрәңге ашаулары, чуаш авылына ялчы булып эшкә йөрүләре, колхозга булышулар... Ул елларны сөйләгәндә, Бибиҗамал апаның күзенә яшьләр җыела.

13 яшендә колхозга ипи салырга йөртә башлыйлар аны. 40 потлы табактагы камырны әйләндереп-әйләндереп кул белән баса торган идем, колхозга көненә 3-әр мич ипи пешерә идем дип сөйли ул. Кулларым эзелеп төшәрдәй булып авырталар, шешә иделәр, авыр чи камыр күтәреп, билем сыгылып төшәрдәй булып сызлый дип искә ала ул елларны. Шуңа күрә кечкенәдән эш сөючән, көчле йөрәкле, тәвәккәл бала булып үсә. Типсә тимер өзәрдәй әтисе, хәләл ире янында эштән курыкмаган, аның уң кулы булган чибәр әнисе шундый дөрес тәрбия бирә алган Бибиҗамал апага.

Соңыннан, әтисе сугыштан кайткач, өйдә ашарга җитмәү сәбәпле, ачлык белән күзгә күз очрашкан 5 бала һәм ябыгып беткән хатынын алып Галиулла абый читән үрү эшенә керешә.. Бибиҗамал да абыйлары белән берлектә, яшь тал чыбыктан читән үрергә өйрәнә. Көненә ничәшәр читән үреп сатарга тиеш булалар алар. 
1955 нче елда авылның чибәр егете, балта остасы, алтын куллы Минегәрәй исемле егет белән кушылалар. Аларның 7 баласы туа. Иңгә-иң куеп, кара каршы тотышып биек матур йорт салып чыгылар алар. Тормыш сукмакларын бергә 42 ел дәвамында үтәләр. 11 онык, 9 оныкчыгы бар бүгенге көндә Бибиҗамал апаның. 
Эшләгән хезмәтләре өчен ул “Эш ветераны”, “Герой ана” исеме белән бүләкләнгән.

Тормышның ачысын-төчесен курсә дә, ул сынмыйча-сыгылмыйча яшәвен дәвам итә. Ә күңелендә бер генә теләк – көннәр имин, тормышлар тыныч булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X