Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Абхазия – Нурлат: хезмәттәшлеккә күпер салынды

Чәршәмбе көнне Нурлатта район Советы бинасында Абхазиянең Гудаут районы һәм Нурлат муниципаль районы арасында үзара файдалы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Хәзер Нурлатның Төркиянең Жәйһан шәһәреннән тыш, тагын бер кардәш районы - Гудаут районы барлыкка килде.

Абхазия белән Нурлатның якынаюы барлык өлкәләргә дә кагылачак.
Абхазиянең Гаудат районы хакимияте башлыгы Руслан Ладариянең Нурлатка визиты - районның социаль, сәнәгый потенциалы белән танышу максатыннан иде.
Гудаут районы башлыгының Татарстан, Нурлатның уңышларын шәхсән күрү теләге күптәннән булган.
- Район, шәһәр һәм аның социаль, иктисади һәм сәнәгый потенциалы белән танышу ике район арасында җылы мөнәсәбәтләр урнаштыру теләген тагын да ныгытты, - диде Абхазиянең Гудаут районы администрациясе башлыгы Руслан Ладария. - Мин көткәнгә караганда да күбрәк уңышлар күрдем сездә. Сездә өйрәнер нәрсәләр күп. Алга таба тәҗрибә уртаклашу ягыннан очрашулар тагын булачак дип өметләнәм. Бездә дә күрсәтер нәрсәләр бар, аерым алган тарихи урыннар. Ике көнлек визит барышында Нурлатта игелекле кешеләр белән танышу миндә яхшы тәэсирләр калдырды. Нурлат һәм Гудаут районнарының проблемалары охшаш, әмма Нурлатта социаль проблемалар хәл ителгән, сез бу яктан алда барасыз. Безнең үзара файдалы хезмәттәшлек исә ике район арасында спорт, мәдәният, туризм һәм сәнәгать өлкәсендә зур плюс булачак. Алга таба район башлыгы Равил Кузюровны җавап визиты белән үзебез районга чакырам.
- Нурлат һәм Абхазия халыклары арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм киңәйтүдә барлык мөмкинлекләрне эшкә җигәчәкбез, - диде район башлыгы Равил Кузюров килешүгә кул куйганда.
Ике шәһәр арасындагы дуслыкка беренче адымнар ясалды. Аның алга таба аның үсеше безнең игътибарда булачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рабочий визи Абхазия – Нурлат