Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Абыем мактау кенәгәсендә

Абыем Фатыйх Нурхәмәт улы Хаҗиморатовның исеме районыбызда күпләргә таныш. Бөек Ватан сугышының канлы юлын үткән каһарман туганыбыз район елъязмасында да үзенең якты исемен калдырды.

1922 елның 1 августында Үрнәк авылында туып-үсә ул. Төз, мәһабәт гәүдәле егетнең тормышын сугыш бөтенләй башка якка борып җибәрә. Якты хыяллар белән яшәгән абыемны 1941 елда сугышка алалар. Ул Төньяк Кавказ фронтында разведчик булып хезмәт итә. Көнбатыш Украинадагы бер бәрелештә күзләре яралана. Шул вакыттан абыем өчен әрнүле көннәр башлана. Башта госпитальдә ята, аннан туган авылы Үрнәккә кайта. Авылдашларының кызганулы карашы бик авыр тәэсир итә аңа. Нәтиҗәдә, 1946 елда Казанга китә. Анда сукыр сугыш ветераннары өчен музыка мәктәбе ачылуын ишетеп, укырга керә. Зәйтүнә исемле киң күңелле, игелекле кыз белән таныша. Тирә-юнь аның өчен аерым бер төс ала башлый, караңгылык дөньясында, яңа халәттә дә актив тормыш белән яшәргә мөмкин булуына инана. 1951 елда музыка мәктәбен тәмамлап, туган ягына әйләнеп кайта. Шул ук елның декабрендә аңа Нурлатта сукырлар җәмгыяте оештырырга тәкъдим итәләр. Җиң сызганып эшкә керешә. Оешманың даны әкренләп ул берләштергән районнарда гына түгел, республикада да уңай бәя ала. Җәмгыятьнең районара архивында бүген Б ө т е н р о с с и я с у к ы р л а р җәмгыятенең республика һәм үзәк идарәләренең күпсанлы грамоталары саклана. Абыем Фатыйх Нурхәмәт улы бу оешмада җитәкче булып 1998 елның 5нче гыйнваренә кадәр хезмәт итте. Тәҗрибәле һәм тынгысыз җитәкчене республикада һәрчак үрнәк итеп куялар. 1960 елда ул Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең республика идарәсе президиумы мактау китабына кертелде. Хезмәт ветера - ны, Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте отличнигы, дәһшәтле Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен өч Ватан сугышы орденына, “Батырлык өчен”, “Георгий Жуков” һәм башка күпсанлы медальләргә лаек булган абыем тормышта да гел алгы сафта булды, бернинди кыенлыклар алдында тукталып калмыйча, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә иде. Гаҗәеп тыйнак, үрнәк, югары әхлакый сыйфатларга ия абыем тормыш иптәше Зәйтүнә апа белән 5 бала тәрбияләп үстерделәр, һәрберсенә лаеклы киләчәк бирделәр. Фатыйх Нурхәмәт улы Хаҗиморатов 2005 елның март аенда бакыйлыкка күчте. Җирле сукырлар җәмгыятен оештырып, язмыш яисә табигать тарафыннан кыерсытылган кешеләрне берләштергән, аларның хокукларын яклауда зур өлеш куйган абыемның исеме, якты истәлеге без – туганнары гына түгел, аны белгән якташлары күңелендә дә са клана.

Реклама

Гүзәлия Фәйзуллина, Нурлат шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X