Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Аграр белгечләрне авылда көтәлер

Кичә, 25 февральдә район делегациясе Нурлат районыннан Казанда, аграр университетта укучы студентлар белән очрашып кайтты. Бүген анда 60тан артык укучыбыз бар икән.

Нурлат районы башлыгы урынбасары Флюра Ногманова җитәкчелегендәге әлеге делегация составында нигездә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре иде.
- Визитның максаты-яшь белгечләрне районга эшкә кайтырга кодалау иде, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты Синсалих Шәһидуллин. - Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов быелгы коллегиядә аграр тармакны әзерлекле кадрлар белән ныгытуны кичектергесез бурыч итеп куйды. Проблеманы яшь кадрларга кагылышлы федераль программалар гына хәл итеп бетерә алмавы, өстәмә кызыксындыру чаралары күреләчәге дә ассызыкланды. Без студентлар белән очрашу барышында шуларны да бәян иттек.
Хәтерләсәгез, яшь белгечләргә моңарчы эшкә кайтып урнашкач, 100 мең сум бер тапкыр бирелә торган ярдәм һәм хезмәт хакына ел буена ай саен минималь хезмәт хакы күләмендә өстәмә каралган иде. Яшь белгечләргә торак төзү буенча ипотека программасы барлыгын да онытмыйк. Быелдан исә белгечләр әзерләү һәм авылда ныгытуны башлангыч этаптан башларга ниятлиләр: аграр вузга укырга керергә теләк белдерүче белән килешү төзеп, район яки хуҗалык стипендиатлары чорындагы кебек, ай саен аңа билгеле бер күләмдә -10-12 мең сумнар тирәсе ярдәм күрсәтеп тору мөмкинлеген карыйлар. Әлбәттә, мондый очракта яшь белгеч әлеге хуҗалыкта ким дигәндә 3 ел эшләргә тиеш булачак.Аграр университет быел якынча 200 урынны шул рәвешле белем алучыларга бирергә җыена икән. Моннан тыш, районнан агроном, инженер кебек белгечлекләргә юллама алып киткән яшьләргә ташламалы кабул итү дә гамәлдә булачак. Быел кадрлар әзерләүдәге мондый вәзгыять мәктәпне тәмамлаучыларга да җиткереләчәк.
Ә вузда очрашу аудиториясен исә бүгенге эш шартлары кызыксындырды. Район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова да, "Агроинвест" идарәче компаниясе генераль директорының беренче урынбасары Наил Шарапов та, "ИРС", "АгроРазвитие" хуҗалыклары вәкилләре дә үз чыгышларында әлеге кызыксынуны канәгатьләндерерлек мәгълүмат бирделәр. Районда зооветперсонал җитешми, агрономнар өчен вакантлы урыннар бар. Аграр тармакка инвесторлар килгәч, белгечләрдә экономия ясарга тырышуның кире нәтиҗәсе республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын бу уңайдан аерым таләпләр куярга мәҗбүр иткән. Яңа технологияләр, агротехник таләпләр югарылыгында эш оештыру турында сүз барганда, әзерлекле кадрлар - бу звеноның аерылгысыз буыны бит. Төп вәзгыять тә аңлашыла: аграр һөнәр алган яшь кешеләр шәһәрдә бәрелеп-сугылып йөрергә түгел, ә белгечлеге буенча авылда хезмәт итәргә, ә хуҗалыклар аны үз урынында ныгыту чарасы күрергә тиешләр.
Очрашу ахырында шәхси сораулар белән килеп мөрәҗәгать итүчеләрнең дә булуы студентларда кызыксыну уянган, дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Һәрхәлдә, сөйләшү бөтенләй бушка китмәскә охшаган. Ә киләчәген аграр тармакка багышларга җыенган чыгарылышлар өчен җентеклерәк мәгълүмат алуның тагы бер мөмкинлеге бар: 22 мартта аграр университет чыгарылышлар өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат