Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Аграрчылар техниканың чәчүгә әзерлегенә нәтиҗәләр ясадылар

    Бүген, 4 апрельдә "Агро-Развитие" ОООсының Салдакай подразделениесендә техниканың язгы кыр эшләренә әзерлегенә нәтиҗәләр ясадылар.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, шулай ук Гостехнадзор идарәсенең Нурлат районы бүлеге начальнигы Расих Сатдаров катнашындагы эшлекле сөйләшү барышында язгы чәчүгә әзерлек буенча гомуми мәсьәләләр, шул исәптән авыл хуҗалыгы техникасының басуларга чыгарга әзерлегенә кагылышлы гомуми мәсьәләләр турында сүз барды. Төп игътибар тракторларны техника карауга, бу процедурага кагылышлы үзгәрешләргә юнәлтелде.
    Болар хакында җентеклерәк "Дуслык" газетасының чираттагы саныннан укый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: