Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Агулы эчемлеккә әйләнмәсен өчен чәйне ничек пешерергә?

Бер пешерелгән чәйне икенче көнне кулланырга ярамый.

Сер түгел, чәй дөньядагы иң киң кулланылыштагы эчемлекләрнең берсе булып тора. Әмма, куркынычларны бәяләү Немец фдераль иниституты экспертлары белдергәнчә, күп кенә чәй яратучылар аны пешергән вакытта еш кына бик җитди хаталар җибәрәләр. Бу исә сәламәтлек белән проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта «Здоровье» сайты яза.

Профессиональ белгечләрнең сүзләренә караганда, яраткан эчемлекне эчү куркыныч тудырмас өчен ике мөһим кагыйдәне үтәргә кирәк. Моның өчен чәй яфраклары өстенә яңа кайнап чыккан су коярга һәм биш минут өстенә әйбер каплап пешерергә.

Германия экспертлары сүзләренә караганда, болай эшләү әлеге табигый продуктта яшәүче бактерияләрне, чүпрәләрне һәм күгәрекләрне үтерергә ярдәм итәчәк. Шулай ук бер пешерелгән чәйне берничә көн буе кулланырга киңәш ителми, чөнки кайбер споралар чәй яфракларында исән кала һәм алар вакыт үтү белән салкын суда үсә башлый.

«Бер генә очракта да 100 градустан түбәнрәк су белән чәй пешермәгез. Чөнки әлеге температурадагы су белән генә андагы бактерияларны үтереп була. Ә менә 80-85°С су белән пешерелгән чәй эчемлеген эчеп, сез күңелсез чирләргә дучар булачаксыз. Шушы гади кагыйдәләрне үтәгән очракта гына, яңа пешерелгән кайнар чәй 100 процент куркынычсызлыкны гарантияли һәм тәмле булачак», — дип аңлата институт хезмәткәрләре.

https://intertat.ru/news/questions_answers/05-02-2020/aguly-echemlekk-yl-nm-sen-chen-ch-yne-nichek-peshererg-5720451

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев