Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Агымдагы ел районда патриотик рухта уза

Районда февраль ае хәрби-патриотик айлык булып Ватан сакчылары көне кысаларында бара. Җиңүнең 70, Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 25 еллыгына багышланган чаралар районда ел дәвамында узачак.

Мәгариф учреждениеләрендә, район оешма - предприятиеләрендә Бөек Ватан сугышы, Әфган һәм Чечня вакыйгаларында катнашучылар белән очрашулар үтәчәк, - дип хәбәр итәләр район башкарма комитетында.
Район мәгариф учреждениеләре, хәрби комиссариат, социаль яклау идарәсе, район башкарма комитетының мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, "Форпост" үзәге, ДОСААФ, ветераннар Советы - барысы да хәрби - патриотик тема буенча еллык план булдырган. Хәзер аның нигезендә район күләмендә чаралар үткәрелә.
- Ел башыннан мәктәпләрдә Ватанны саклау темасына әңгәмәләр үткәрә башладык, - ди мәгълүмати-методик үзәк методисты Эльмира Шагаева. - Моннан тыш, әлеге темаларга фильмнар күрсәтү, экскурсияләр оештырыла. Быелның тагын бер яңалыгы - мәктәпләрдә хәрби-патриотик отрядлар оештыру.
Ел дәвамында патриотик темаларга багышланган спорт чаралары да шактый узачак. Бу - чаңгы, көрәш, шашка, футбол, волейбол, хоккей, җиңел атлетика ярышлары. Җиңү көненә багышлап автохәрәкәтләр дә оештырылачак. Моннан тыш, агымдагы елда да хәрби частьлар белән шефлык җепләрен өзмәячәкләр. Сталинград җирендә ятып калган якташларыбызны эзләү эше дә дәвам итәчәк. "Батырлык" хәрби - патриотик клубы әгъзалары быел бу эшне апрель аенда үткәрәчәк. Аерым план нигезендә Советлар Союзы Геройлары исемнәрен йөрткән урамнарны, сугышчы - якташларыбыз хөрмәтенә куелган мәрмәр такталарны, һәйкәлләрне төзекләндерү, реставрацияләү эшләре дә планлаштырыла. Ветераннар советы әгъзалары да яшьләрне патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнәчәк. Хәрби-гамәли спорт төре буенча җыеннар, профиль лагерьлары да быел шул темага бәйләп оештырылачак. Бу ел патриотик темага бәйле район, республика конкурс-ларына да бай булачак.
Бүгенге көндә районда 96 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалиды яши. Әфган һәм Чечня вакыйгаларында катнашучылар 400 кеше исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат