Чәршәмбе көнне "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе үтте.
Бу көнне күп балалы һәм авыр тормыш ситуациясенә эләккән гаиләләрдә тәрбияләнүче 13 балага мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Чарага Социаль яклау идарәсе һәм "Нурлат утлары" бакалеясе иганәчелек ярдәме күрсәткән. Беренче сыйныфка барачак 4 балага уку кирәк-яраклары белән портфельләр бирелсә, малайларга спорт өс һәм аяк киемнәре, ә кызларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылган. Балалар һәм аларның әти-әниләре белән аралашу чәй табыны артында дәвам иткән.