Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Алла Головенькина Нурлатны бөтен Россиягә таныта

Бүген "Россия 1" федераль каналының ГТРК "Татарстан" төшерү төркеме шәһәрнең 1нче мәктәбенә килде.

Төшерү төркеменең 1нче мәктәпкә килүе әлеге мәктәпнең биология укытучысы, Татарстанның "Ел укытучысы" Алла Головенькинаның Бөтенроссия конкурсының финалына узуы белән бәйле. Алла Николаевна әлеге конкурсның финалына чыгучы беренче Татарстан укытучысы булып тарихка кереп калачак. Ә төшерү төркеме финалист укытучының коллегалары, укучылары белән аралашкан, мәктәпнең көндәлек тормышыннан видеосюжет әзерләгән. Аны бу көннәрдә "Россия-1" һәм ГТРК "Татарстан" каналларында күрсәтергә тиешләр икән.
Ә мәктәп коллективы бу көннәрдә Алла Николаевнаның җиңәсенә ышанып, аның өчен җан атып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат